ТӨГӘЛЛӘ’Ү I ф. 1) Нинди дә булса эшне тулысынча тәмамлау, ахырына кадәр башкарып чыгу. Институтны төгәлләгәч, тынычрак җиргә җибәрүләрен сорадым. А.Тимергалин. Укытучының үз кайгысы кайгы: мәктәпкә тикшерү килергә җыена, бөтен кәгазьләрне тәртипкә китерергә, сыйныф журналын кабаттан күчереп язарга, электрон көндәлекне тутырырга – кыскасы, очы-кырые күренмәгән эшләрне төгәлләргә кирәк иде. А.Әхмәтгалиева

2) Моңарчы булганга тагын нәрсәдер өстәп, тулырак итү, тулыландыру. Әлеге ике персонаж бер-берен төгәлли дип саныйм. Мәйдан

3) Канәгатьләнерлек хәлгә китерү, җиренә җиткерү. Сурәтне төгәлләү өчен шуны гына өстисе кала. Ә.Баян

4) күч. Тулысынча кулланып, бер дә калдырмый тотып, сарыф итеп бетерү. Ул кичә капкадан чыгу белән кемнәргәдер очраган да, бергә-бергә шунда акчаны төгәлләгәннәр. Г.Ибраһимов. Балалар шулай итеп итне төгәлләп кенә торалар икән. Г.Рәхим

Төгәлләп бетерү Барысын да төгәлләү, тулысынча төгәлләү. Эшне төгәлләп бетерә алмавымда минем гаебем юк, моны бер син генә беләсең. М.Маликова. Пьесасын тулысынча төгәлләп бетерде, повестеның соңгы битләренә якынлашты. Ф.Садриев

Төгәлләп җиткерү Тиешле дәрәҗәдә төгәлләү. Бу эшне коллектив кризис вакытында җиңеп чыга: төзүчеләр төгәлләп җиткермәгәнне әти-әниләр һәм укучылар белән дәррәү кубып эшләп куялар. Өмет

Төгәлләп килү Соңгы вакытта әкренләп төгәлләү, төгәлләүгә таба бару. Юкка шатланганбыз икән: чаманы белми яшь автор, романның инде утызынчы бүлеген төгәлләп килә, әмма ахыры һаман күренми. З.Мәхмүди. Ишегалдында эшләрен төгәлләп килгән Наташаның сүзләре дә колагына чалынып кына калды: Ичмасам, башыңа ки! А.Мансуров

Төгәлләп кую Төгәлләнгән хәлгә җиткерү; тиз генә төгәлләү. Уйланып торгандай итте дә фәлсәфи йомгагын хәйләкәр генә төгәлләп куйды: Өйләндем, диярсең. Т.Галиуллин. Хастаханәдән чыгуга ук, әлеге төшне язып калу өчен, чираттагы ялымны алдым да, тулыр-тулмас бер ай эчендә, баш күтәрми эшләп дигәндәй, Сабан туена да барып йөрмәстән, өч йөз битле ярымфантастик романның караламасын төгәлләп куйдым. Ш.Алпар

Төгәлләп тору Хәзерге вакытта төгәлләү; төгәлләнгән күренеш тудыру; төгәлләү алдында булу; вакытлыча төгәлләү. Ә бинаны өске яктан төгәлләп тору өчен, сәнгать алиһәләренең сыннарын, милли һәм заманча фикерләүгә корылган матур-матур фигураларны файдаландылар. М.Вәлиев. Алайса бу сөйләшүне төгәлләп торыйк, калганын икенче очрашкач хәл итеп бетерербез. Н.Хәсәнов

Төгәлләп чыгу Барысын да берәм-берәм төгәлләү. Изге эшне төгәлләп чыгарга Аллаһ үзе көч бирде. Г.Әдһәм. Тоташтан төгәлләп чыкмагач, ике-өч тапкыр мәшәкатьлерәк булачак хәзер. К.Кәримов

Төгәлләп яту сөйл. к. төгәлләп тору. Быел ул роман төгәлләп ята. Ф.Яруллин. Ләхетне ялгызы алып, шуны төгәлләп ятышы. Ватаным Татарстан

Төгәлли язу Чак кына төгәлләми калу. Көлергә дә, еларга белмәссең дигәндәй, малай таныш репертуарны төгәлли язганда гына, Ильяс кычкырып көлеп җибәрде: – Һәйт, менә ичмасам җырчы! Менә рәхмәт. Миннән дә уздырдың, егет икәнсең. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә