ТӨГӘЛЛӘНҮ I ф. 1) төш. юн. к. төгәлләү I. Эш төгәлләнү

2) Тулысынча бетү, тәмамлану, ахырга кадәр җитү. Җыр төгәлләнүгә, уртага ефәк япмалар бөркәнгән чибәр туташлар чыкты. М.Әмирханов. Озакка сузылган ул мәшәкатьле эш төгәлләнгәннән соң, шуны күрдек: республика һәм район матбугатларында актив катнашып, әсәрләрен бастырып килүче яшь һәм башлап язучылар саны 800 дән артып китә икән! М.Вәлиев

3) Тиешле таләпләргә җавап бирерлек, төзек, дөрес хәлгә килү; тәмамлану. Җөмләләр төгәлләнмәгән, сүзләре ярты-йорты калган битләр бар. Л.Ихсанова. Шагыйрьләрне Дәрдемәнднең поэтик осталыгы, тар мәйданда төгәлләнгән фикер, аз сүз белән тирән мәгънә ачу сәләте, тулпар ат, кучкар образлары, мәләк, талчыбык һ.б. магнит кыры кебек, үзенә тартып тора. Т.Галиуллин

4) сөйл. Өмет, теләк һ.б.ш.лар гамәлгә ашу, җиренә җитү, күңел түгәрәкләнү. Төгәлләнде, егет, теләгем: Таһир – Зөһрәләрне бер күрергә Ашкына иде күптән йөрәгем. Ф. Бурнаш

5) күч. Тотылып, сарыф ителеп бетү. – Акча төгәлләнгән чакка туры киләсең син һаман, – диде ул елмаеп. Сөембикә

6) күч. Бөтәю, бөтенләнү, рәтләнү, канәгатьләнерлек дәрәҗәгә җитү, җайлану. Аягым төзәлде, өс-баш төгәлләнде, тәмам кеше булдым. Г.Толымбай

Төгәлләнә бару Бер-бер артлы төгәлләнү. Поэзиябезгә килүче яшьләребез арасында һаман да ачыла, үсә, төгәлләнә баруы белән сокландыра да, шатландыра да ул мине. Х.Туфан. Ярышлар бер-бер артлы төгәлләнә барды, берара бөтен халык урыныннан кузгалып, шаулашып, атлар чабышын карады. М.Маликова

Төгәлләнеп бару Әкренләп төгәлләнү, төгәлләнергә күп калмау. Аның ишегалдында тугыз гөмбәзле ике йөз метр биеклектәге чиркәүне алтын белән тышлау эшләре дә төгәлләнеп бара. Ф.Баттал

Төгәлләнеп бетү Тәмам төгәлләнү. Айратның төгәлләнеп бетмәгән хикәясен Фәрит бер тын белән укып чыкты. Ш.Алпар. Аның эше төгәлләнеп бетмәгән иде. М.Кәбиров

Төгәлләнеп җитү Тиешле дәрәҗәдә төгәлләнү. Бердән, редакцияләү эшеннән бушап булмый, икенчедән, фабула, сюжет корылмасы һаман да әле төгәлләнеп җитми. Г.Бәширов. --- мөселманнар, элек ясаган хаталарыннан арынган тәкъдирдә, уңышка ирешәчәкләр, чөнки рус инкыйлабы әле төгәлләнеп җитмәгән. Безнең мирас

Төгәлләнеп килү Соңгы арада төгәлләнүгә таба бару. Шүрәле инде төгәлләнеп килә, аңа йонлач кием кидертәсе генә калды. А.Тимергалин. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, көзге чәчүгә чыгарга әзерләнеп йөри идек. В.Нуруллин

Төгәлләнеп кую Төгәлләнгән хәлгә килү; тиз арада төгәлләнү. Хәтта «Көтелмәгән һөҗүм» дигән хикәясе дә, шактый шомлы сурәтләр белән башланып китеп, эчкә шик-шөбһә йөгертсә дә, күңелле генә төгәлләнеп куя. А.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә