ТӨГӘЛЛӘНЕШ и. 1) Бөтенлек, тулылык, камиллек. Чигүле милли сөлге композициягә төгәлләнеш бирә шикелле. Д.Садыйкова 2) әд. Әдәбият, кинематография һәм сәхнә әсәрләрендә конфликт хәл ителгән, вакыйгалар тәмамланган өлеш; йомгаклау өлеше. Әмма бу төгәлләнеш тулы әсәрнең аһәңенә һәм мәгънәсенә буйсынулы килә, аның бер өлеше, компоненты рәвешендә кабул ителә. Х.Миңнегулов. «Сугыш һәм солых», «Тын Дон» эпопеяларында ситуация үзенең төгәлләнешен тапмаганмыни? Ф.Хатипов |