ТӨГӘЛ с. 1. 1) Дөрес, чынбарлыкка тулысынча туры килгән; билгеле тәгъбиргә, санга һ.б.ш.га тәңгәл; артык та, ким дә түгел. Ләкин мин ачык хәтерлим: «Маяк» радиостанциясе әле генә төгәл вакыт сигналын биргән иде, менә хәзер ул аны яңадан кабатлап маташа. А.Тимергалин. Соры Күсе шартлаткыч патроннарны Таһирга үзенчә бик төгәл исәп белән бирә. А.Хәсәнов 2) Берәр нәрсәне бик дөрес, бик вак берәмлекләренә кадәр күрсәтә торган. Башкарылган эшне тикшергәндә, рентген һәм тагын башка төрле төгәл приборлар кулланыла... М.Хәсәнов. Француз Серж Арош һәм америкалы Дэвид Вайнлэнд казанышлары ярдәмендә киләчәктә дөньядагы үтә төгәл сәгать --- ясап булачак. Өмет 3) Җентекле, конкрет, тулы, анык, сораулар тудырмаслык. Экспертлар төркеменең сорауларын алыгыз да барысына да төгәл җавап язып бирегез! З.Зәйнуллин. Шулай да, берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, аңа төгәл инструкция бирелгән... Шәһри Казан 4) Төгәллек, тәртип ярата торган, теләсә нинди эшне үз вакытында, җиренә җиткереп, җентекләп үтәүчән. Шаккаталар: төгәл егет, төгәл шагыйрь... чамалы! К.Сибгатуллин. Әгәр пөхтәләп тиешле урынга урнаштырса, ул – исәп-хисап ярата торган төгәл кеше. Р.Гарифуллин 5) Математикага нигезләнгән (фәннәр тур.). Менә шушында Фәтхулла хәзрәткә төгәл фәннәргә яшьтән үк ифрат сәләтле булуы ярдәмгә килде. А.Тимергалин 2. рәв. мәгъ. 1) Дөрес итеп, таләпләргә, үлчәмгә һ.б.ш.ларга тулысынча туры китереп. Кабызу системасына өр-яңа конденсатор куйды, шәмдәге «чаткы аралыгы» дигән нәрсәне бик төгәл үлчәде, контактларны ялтыраганчы чистартты, гайкаларны яхшылап тарттырды. А.Тимергалин. Аның һәр эше төгәл үлчәнгән. Р.Сафин 2) Тулысынча, барлык нечкәлекләре белән, яхшылап, анык рәвештә. Университет, кафедра сүзләрен аның элек тә ишеткәне бар иде, тик менә аларның мәгънәләрен генә төгәл аңлап җитми иде. Н.Фәттах. Аның эчтәлеген әле яңа гына танышкан ят мөсафирга унбиш-егерме минут эчендә тәмам ачып бетерү, әлбәттә, мөмкин түгел, җитмәсә, төрек теленең фәнни атамаларын төгәл төшенү, аларны шундук татарчага әйләндереп кәгазьгә теркәү үземә дә бик кыен эш иде. Т.Әйди 3) Вакытында, соңга калмыйча, нәкъ билгеләнгән вакытта. Рәмзия эшкә төгәл йөри, сигез тулыр алдыннан кибетенең зәңгәр ишекләре киереп ачып куела. Н.Әхмәдиев. Төнге уннан калганы юк, Аллага шөкер, лекцияләренә дә төгәл йөри. Ф.Садриев 4) мат. Калдыксыз (бүленү тур.). Шуннан йөз илле меңне утыз алты меңгә бүләбез. Төгәл бүленми. Э.Шәрифуллина. Сиксән сигез икегә төгәл бүленә ул. К.Кәримов 3. хәб. функ. Җитеш, мул; кимчелекле түгел. Йортыбыз-җиребез хәзергә төгәл. Узган-барганнардан акмаса да тама. Ш.Камал 4. кис. функ. Нәкъ, тач; артык та түгел, ким дә түгел; тулы. Аннан соң Ялта, Феодосия һәм Керчь шәһәрләре аша үтеп, 17 мартта Сухумига килеп җитә, жандарм идарәсе мәгълүматларына һәм «Йолдыз» газетасында басылган хәбәрләргә караганда, ул анда төгәл дүрт ай тора. М.Хәсәнов. Ә ул киткәч, төгәл ике-өч көн үткәч, шәһәр артындагы бакчама киттем. Ф.Баттал |