ТӨБЕ’-ТАМЫРЫ и. 1) Барлыгы, нигезе, асылы. Аны йөзеп чыгар өчен, суда батмастай, утта янмастай бозваткычлар белән кораллану, һәрбер мәсьәләнең, һәрбер күренешнең төбен-тамырын ачып күрсәткән таза акыллы кеше булырга кирәк. Г.Кутуй. Хәсәнов үзенә бер ысул белән гаять көчле нәтиҗәгә ирешә: илдәге, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең асылын күрсәтә, төпле анализ ясый, бигрәк тә бүгенге армиядәге тәртипсезлекләрнең төбен-тамырын ачып сала. Р.Сверигин 2) Барлык яклары, барлык ваклыклары. [Рус телен] ул кадәрле үк төбеннән-тамырыннан белмим бит әле. Г.Бәширов ◊ Төбеннән-тамырыннан йолку к. төбе-тамыры белән йолку. Төбе-тамыры белән Бөтенләй, тулысынча, беткәнче. – Син бит бүгенге җәмгыятьне төбе-тамыры белән актарасың, яраксызга әйләндереп, сүтеп ташлыйсың, – дип очып-очып кунды ул Иреккә. Ф.Садриев. Сугыш безнең гаиләне әнә шулай төбе-тамыры белән тузгытып ташлады. М.Әмирханов. Төбе-тамыры белән йолку Бөтенләй бетерү, эзен дә калдырмыйча, тулысынча юк итү. Хәзер анда яшәгән халык хәтереннән ханлык дигән сүзне һәм бу идеяне төбе-тамыры белән йолкып ату, үткән тарихны оныттыру кирәк. В.Имамов |