ТӨБЕНӘ’ЧӘ рәв. 1) Тулысынча, беткәнче, төбенә кадәр (эчү, ашау һ.б.ш. тур.). Йокы бүлмәсенә кергәч тә, ул әлеге алтын кувшиндагы шәрабны төбенәчә эчеп бетерә. Ф.Урманче. Әйе, алдыңдагы ул касәне төбенәчә чөмереп бетермәгәнсең. Р.Камал 2) Бөтен киңлегенә. Әйтерсең аларның берсе менә хәзер ишекне төбенәчә каерып ачыр да, тир белән кушылып кара мазут аккан йөзләренә ачы нәфрәт чыгарып, текәлеп карар кебек иде. А.Вергазов |