ТӨБӘ’Ү ф. 1) Ату коралын һ.б.ш.ны кемгә-нәрсәгә юнәлдерү, юнәлтү, төзәү. – Дәшмә, Күчем! – дип, Ураковның урыныннан сикереп кузгалуын әмер төсле кабул итте ахры, аның янындагы бер офицер Күчем батыр күкрәгенә мылтык төбәде. В.Имамов. Дилүс үзенә уктала башлаган Булатка автоматын төбәде: – Стоп! Г.Гыйльманов 2) Нәрсәне дә булса икенче бер нәрсәгә таба бору, карату, юнәлдерү. Пультны телевизорга таба төбәү 3) күч. Берәр нәрсәгә яки кешегә юнәлтү, текәү (күз, караш тур.). Мөлдерәмә яшь белән тулганга тоныклана төшкән зур күзләрен яңадан Мансурга төбәде. Г.Әпсәләмов. Кара хатын усал карашын Алинәгә төбәде. Х.Ширмән 4) күч. Кемгә-нәрсәгә табан, шуның юнәлешендә турылап. Моңа кадәр Фәнис белән Нәзирә артында посып утырган Айгөл куенындагы плүш аюны аларга төбәп килә башлаган ерткыч җанварга ыргытты... Г.Гыйльманов 5) күч. Кемгә-нәрсәгә билгеләү, махсус атау, адреслау, мөрәҗәгать итү, юнәлдерү. Җаббаровка төбәп әйтелгән соңгы сүзләрдән соң, Айрат Бәдретдинович урыныннан торып алгарак үтте, Җаббаров моңа каршы ни әйтер икән дип, аңа текәлде. А.Вергазов. Егет, Хариска төбәп: – Кара эчле абзый син, – диде. Н.Гыйматдинова Төбәп алу Азга гына төбәү. – Каяле, мин кухня белән ике арада йөргәндә, сезнең дә күңелне күтәрә торсын, – диде дә кыз кәнәфидә яткан пультны түр башындагы телевизорга төбәп алды. Ф.Баттал Төбәп кую Төбәлгән хәлгә китерү; алдан ук төбәү. Алгы аяклары белән җир тырнап, муен өстендәге йоннарын кабартып, очлы мөгезләрен аңарга төбәп куйган бу иләмсез һәм шыксыз тәкәнең кан сауган күзләреннән генә дә куркып качырлык... Р.Мөхәммәдиев. Нәҗип «бисмилла» әйтте дә күпердән бер яккарак төбәп куелган туптан атып җибәрде һәм көлеп куйды: тупны борып куймаган булса, күпер бу юлы ук юкка чыккан була иде. И.Хуҗин Төбәп тору Озак вакыт төбәгән булу; гел төбәү; хәзерге моментта төбәү. Һаман аларга сораулы карашын төбәп торды. Х.Камалов. Аннары, күзләрен урам якка төбәп торган килеш, тыныч кына әйтеп куйды: – Килеп җиттек... Г.Гыйльманов |