ТӨБӘЛҮ I ф. 1) төш. юн. к. төбәү. Чөнки аның әлеге күпне күргән агач аягы сиңа төбәлгән кул пулемётын хәтерләтә. А.Хәсәнов. Башына төбәлгән йодрык күкрәгенә генә эләкте. Р.Сәгъди

2) Текәлү (күз, караш тур.). Аннары авызын ачып, Әшрәфҗановның йөзенә төбәлде. Ф.Садриев. Нәкъ Сөләйманныкы кебек чем кара күзләр яратып, үз итеп аңа төбәлгән, җанны эретерлек бу назлы караш, сихри нурларга, җылы томаннарга төреп, аны ниндидер серле, яңа дөньяга чакыра иде. Р.Габделхакова

3) күч. Кемгәдер билгеләнү, билгеле кеше яки кешеләр төркеме өчен генә әйтелү, эшләнү, язылу, юнәлү, эшчәнлек алып бару. Туфан үзе – бөтен барлыгы белән халыкка төбәлгән кеше. С.Хәким. Бу иҗат мине күрегез дип кычкырып тормый – ул үзенә хас җентекләүне, текстка һәм сүз артындагы мәгънәләргә игътибар итүне сорый: чыннан да, бу иҗат яшәешне, тормыш агышын аңлап, гыйбрәтләр һәм сабаклар ала белүчеләргә төбәлгән. Р.Сверигин

4) күч. Планлаштырылу, исәп тотылу, күздә тотылу. Аларда инде яңа төсмерләр, киләчәккә төбәлгән яңа мотивлар. Р.Фәйзуллин. Әллә авторның интеллектуальлеге киләчәккә төбәлгәнме, фәнни-фантастик әсәрме бу? Идел

5) күч. Аерым кешегә яки нәрсәгә төшү, туры килү, эләгү, билгеләнү. Бу дөньяның чәнечкеле уклары нигә миңа гына төбәлгән? Н.Хәсәнов

Төбәлә төшү Бераз төбәлү. Картыбыз, бар күк җегәрен җигеп, төбәлә төшебрәк бермәл миңа карап торды да, мелт-мелт кыймылдап торган иреннәре арасыннан һич көтелмәгән сискәндергеч көчле тавыш белән: – Бакчы... Пәтыйх түгелме соң?.. Пәтыйх үзе ич бу! – дип кычкырып җибәрде. Ф.Хөсни

Төбәлеп калу Төбәлгән хәлгә килү. Дугаланып бөгелгән озынча керфекләре салмак кына тибрәлеп алды, һәм серле карашлары миңа төбәлеп калды. Н.Хәсәнов

Төбәлеп тору Озак вакыт төбәлгән хәлдә булу; сөйләү моментында төбәлү, гел төбәлү. Ул озак кына иртәләгән көзгә төбәлеп торды. Ф.Җамалетдинова. Бертын алар бер-берсенә төбәлеп тордылар. С.Гаффарова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә