ТӨБӘКЧЕЛЕК и. 1) Гомуми, уртак эшкә зарар китерү хисабына, урындагы тар мәнфәгатьләрне генә кайгырту; урынчылык. Төбәкчелек фикерләре 2) Билгеле төбәк, урын белән бәйлелек. 1920 нче елларга кадәр кайбер төбәкчелек исемнәренең (мишәр, типтәр, керәшен, бохарлы, нугайбәк, карагыш) саклануы татарларда этник консолидациянең төгәлләнеп җитмәгәнлеге белән аңлатыла. Д.Исхаков 3) Төбәкне өйрәнү фәне. Дөресен әйткәндә, минем төбәкчелек белән шөгыльләнә башлавыма... татар тарихчы-галимнәренең бу өлкәдәге эшсезлекләренә үртәлү сәбәп булды. Җ.Рәхимов |