ТӨБӘКЛӘП рәв. 1) Аерым төбәкләр буенча. Милли аң сүнүен төбәкләп бизмәнләү мөмкинме? Т.Әйди. Шуңа күрә аны төбәкләп (Себер, Ерак Көнчыгыш, Төньяк, Урал, Идел буе...) өйрәнү фәндә һәм гамәлдә кулланыла. Х.Миңнегулов

2) Берәмләп, мәсьәләнең һәр ноктасын аерым-аерым карап. Ул үзенең «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле китабында (1925) төбәкләп өйрәнү принцибын эзлекле төстә гамәлгә ашырды. А.Фәтхи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә