ТӨБӘК и. 1) Җир йөзендә билгеле бер урын, як. Гази бит үзенең бөтен киләчәген, өметен шушы төбәк белән бәйләрмен дип уйлаган иде. М.Хәсәнов. Төбәк һәм милләтләрне өйрәнүчеләр өчен бу кичектерү хәтта фаҗигале, дип әйтеп була. А.Кормаш 2) Эре административ берәмлекнең кечерәк өлеше; район; регион. Урман-күлләргә, чәчкәле болыннарга бик бай төбәк бу. А.Хәсәнов. Татар дөньясында үзенең ямьле Ыклары, моңлы Зифалары, шигъри Зөлфәтләре, күпләгән талантлары белән мәшһүр булган Мөслим төбәге дә бар. Х.Миңнегулов 3) сөйл. Торак пунктның бер очы, мәхәлләсе, урамы. Эше беткәч, уйга кала, аягы тартмый, кире аулак таныш төбәгенә борыла. Г.Хөсәенов. Рифалар шушы бригада төбәгендә торганга күрә, Мирхаслар белән бер табынга ашка чакырылды. Х.Камалов |