ТОЯК и. 1) Ат, сыер, сарык һ.б. кайбер имезүче хайваннарда аяк очын – җиргә баскан төшне каплап торган мөгез катлау. Әйе, [болан баласының] бөтен җире саргылт, тик авызы белән тояклары гына кара иде... С.Җәлал. Урамда арба шыгырдавы, тояк дөпелдәве һәм Нәфисәттәйнең: «На, үшән!» – дип, ат куган тавышы ишетелде. Ф.Шәфигуллин 2) күч. Йодрык, кукиш. Тояк күрсәтү ◊ Тоягы җиргә тимәү Бик тиз йөгерү. Айратның аты сөлек шикелле. Тими дә кебек Тоягы җиргә, Зур калын ялы чайкала җилдә. З.Мансур. Ядрунның тояклары җиргә тимәде, авылга тикле ук кебек очты. В.Ильясов. Тоягын күтәрү Үлү. Тояклар күтәрелү Егылу. – [Үгез] бер китереп мөгезләре белән бирсә, тоякларыгыз шунда ук һавага күтәрелер. – Ега алмас, безнең аяклар җиргә нык ябышканнар. К.Нәҗми. Тояк суы эчкән Дөньяда күпне күргән, төрле авыр, читен хәлләрне башыннан үткәргән, кичергән, тәҗрибәле. Тояк ялтырату Качу; табан ялтырату. Әгәр бүген безнең батарея тау башына урнашмаган булса, без бик күптән тояк ялтыраткан булыр идек... А.Шамов |