ТОЮ ф. 1) Сизү органнары ярдәмендә объектив чынбарлыкны кабул итү, аның аерым билгеләрен сизү. Бара-бара да арба төбенә салынган көл капчыгын капшап карый, аның әле суынып бетәргә өлгермәгән җылысын тоя. Н.Хәсәнов. Ак бабай күрсәткән урынга уч төбемне куйдым һәм тамырдан узып торучы җиңелчә тибешләрне тойдым. Р.Нуруллин 2) Берәр нәрсәне белү, күңел белән сизү, сизенү. Синең тормышыңда мин белмәгән нәрсәләр бар, күңелем шулай тоя. Ф.Садриев. Күңеле белән иң якын кешеләренә өч сүз җиткәнен дә тоя, тик менә өч сүзне язу өчен, Мансурга өч сәгать утырырга кирәк. Х.Ширмән 3) Аңлау, төшенү. Мин тормышның ашау-эчү, кар көрәү, маймыч сөзү, таң ату һәм кич булу кебек хәлләрдән генә тормавын, дөньяда боларның барысыннан да өстенрәк һәм аңлаешсыз ниндидер нәрсә булуын тойдым. Р.Вәлиев. Бу дөньяга кирәк түгеллегем тойдым. Г.Мөхәммәтшин 4) Үзен берәр ничек хис итү. Бәһрам бәк алдында ул үзен гаепле тойды. М.Хәбибуллин. Кызыксыну шундый зур булгач, өстәвенә делегациянең рәсми җитәкчесе дә саналгач, мин һәр чыгышым өчен үземне җаваплы тойдым. Р.Фәйзуллин. Үземне музейга куелган тере экспонат итеп тойдым. Ф.Зариф 5) Билгеле хис, тойгы кичерү, тату. Халык, үзенең тагын әллә нинди үчләрен алган төсле булып, үзендә сәер бер кинәнү тоя иде. М.Галәү. Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Ә.Еники 6) Үз организмыңның билгеле бер халәтен сиземләү, сизү. Ашыйсы килүен тою. Йокы килүен тою 7) күч. Теге яки бу сыйфатны, үзенчәлекне һ.б.ш.ны табу, күрү. [Зариф та] шушы минутта үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр. Ә.Еники. Ул шунда икесенең дә үзара охшашлыкларын тойды. Ф.Яхин Тоеп алу Тиз арада, кинәт тою. Бәһрам шаһзадә ни кылганын арысланнарга якынайгач кына тоеп алды ---. М.Хәбибуллин. Әхмәтсафаның кулына үги әнкәнең шәрә боты тиеп китте, битен ялмап алган итәк җилен тоеп алды. Ф.Сафин Тоеп җиткерү Тәмам, ахыргача тою. Тик бәла якадан килеп алмый торып, адәм баласы аның бөтен ачысын тоеп җиткерми бит әле. Д.Гайнетдинова Тоеп йөрү Һәрвакыт тою. Очынып өй бизәп йөргәндә дә, сулы чиләкләрне җиңел уйнатып бианасына булышканда да, ул Гаянның сокланулы карашын тоеп йөрде. Ә.Дусайлы. Менә бер ай инде күзәтеп йөрим, күзәтеп кенә түгел, тоеп йөрим: нишләптер, син миңа туганым кебек якын, шулкадәр якын –бер нигездә яшәгән кардәш җаннар кебек без синең белән... Сөембикә Тоеп килү Күптәннән тою. Мин аларның үземә карата хәерхаһлыгын тоеп килдем. Ватаным Татарстан. Күреп, үз җилкәбездә тоеп киләбез: халыкка яхшы киләчәк вәгъдә итеп башланган реформаларның барысы да, нигездә, гел аның өстенә авыр йөк булып төшә. Мәдәни җомга Тоеп тору Хәзер, шушы вакытта яки һәрвакыт тою. Ирем дә бәхетле – мин моны сизеп, тоеп торам. Г.Гыйльманов. Шуннан бирле гомер буе ниндидер югары көчләр мине үлемнән һәм авырлыклардан саклап килүен тоеп торам. Р.Нуруллин Тоя бару Торган саен ныграк тою. Җил улаган саен, Нурислам җылы урынның ләззәтен ныграк тоя бара. Р.Батулла Тоя башлау Нәрсәнедер тою барлыкка килү. «Барысы да миңа үч итәләр...» – дип уйлап, үз-үземне бик җәберләнгән кеше шикелле итеп тоя башладым. Ф.Әмирхан. Нянялар калаклап ашаткан боткаларның да тәмен тоя башлады. Д.Булатова |