ТОТЫШУ ф. 1) урт. юн. к. тоту. Сафа белән Саҗидә кулга-кул тотышып урам буйлап киттеләр. М.Галәү. Минҗан карт, трубкасын кабып, ат абзарына килә, малайларга атларын тотыша ---. М.Мәһдиев. Кайсы әбинең бакча коймаларын тотыша, кирәк чакта карын көри, идән-сәкесен юып чыгара. Сабантуй 2) Шобага салуның бер ысулы буларак, берәр озын әйберне (таяк, сөлге һ.б.ны) чиратлашып берәм-берәм тотып чыгу (кулы иң өстә калган кеше җиңүче була); тотам тоту. Шунда Рәниф сынык чалгы сабы табып алды да, әйдә, шобага салабыз, Сафуан, ди. --- Бәхәсләшә-хәрәмләшә ике мәртәбә тотышканнан соң, Рәниф өскә чыкты. М.Галиев. Сайлау процедурасы, бернинди фальсификациясез, озын таяк җитмәсә, дилбегә тотышып үткәрелә. Ф.Сафиуллин 3) Билдән тотып көрәшү, бер-берен егарга тырышу; алышу. Менә ул бер-бер артлы башка ырулардан килгән батырларны бәреп төшерә. Бил тотышып көрәшкән алыпларны аркаларына сала. Р.Сәгъди Тотыша башлау Тотышырга керешү. Алар тотыша башладылар, бармакларын берсе өстенә берсен куйдылар. Х.Камалов Тотышып карау Сынау максаты белән тотышу. Көрәшергә исәп булганга, без --- түгәрәк эченә аяк бөкләп утырдык. Бераз торгач, староста, утырган урыныннан торып: «Ягез, балалар, тотышып карагыз әле», – диде. М.Гали Тотышып тору Тотышкан хәлдә булу. Минем башка егет белән кулга-кул тотышып торуымны күрде. Р.Галиуллин |