ТОТЫНЫШУ ф. 1) урт. юн. к. тотыну. Икенче көнне Нәзифә белән Нәсим, кулга-кул тотынышып, тау астындагы чишмә буена төштеләр. Ф.Зариф. Яшьләр тотынышып бииләр, җырлыйлар. Н.Хәлимова 2) диал. Көрәшкәндә бер-беренә ябышу; бер-береңне эләктерү. Алар билдән тотынышып алыша башладылар. А.Әхмәт Тотынышып тору Тотынышкан хәлдә булу. Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Р.Ягъфәров |