ТОТЫНУ ф. 1. 1) Берәр нәрсәгә кул белән ябышу. Ул, агачка тотынып, бер урында сикергәләде. И.Гази. Аерылмас өчен, йоклаганда да, Җәүдәткә тотынып йоклаган Җомай Габдрәхиме өчен тынгысыз көннәр җитте. З.Зәйнуллин. [Карт] таягына ике куллап тотынды да тирә-юньгә күз салып сорады. Д.Гайнетдинова 2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса орыну, кагылу, тию. Ләкин санитар – сүзсез буйсынырга өйрәнгән кеше булса кирәк – кабельгә тотынып өлгерде. А.Тимергалин. Яшел мүк белән капланган черек бүрәнәләренә сак кына тотынып, кое күзенә үрелеп карады. Г.Гыйльманов 3) Бер-беренең кулларыннан тоту. Башкалар, тотынып, әкрен генә җырлый-җырлый, аңа киләләр. М.Җәлил. Тик бу юлы алар бармакларын аралаштырып, кулга-кул тотынып утырдылар. З.Мурсиев 4) Нәрсәне дә булса кулга алып, әзерлек хәлендә тору. Сугышчылар, коралларына тотынып, тын да алмыйча көтә башладылар. Г.Әпсәләмов. Җөри хан, әллә ничә тапкырлар коралга тотынып, мангулларга каршы үзеннән-үзе кабынып киткән күтәрелешләрдә катнашып караса да, --- вакыты җитми торып кылычны кыныннан чыгармаска, дигән карарга килде. М.Хәбибуллин 5) Нинди дә булса эшне башкарырга, үтәргә керешү, башлау. [Нуретдин:] Чынлап тотынганда, иң якын елларда фермабызның игелеген күрә башларбыз. Ә.Еники. – Әйдә, Зөбәер, бу эшкә син тотын әле, – диделәр. Д.Булатова 6) Нинди дә булса эш белән шөгыльләнә башлау. Атны тугарып, арбасына печән ташлап, тезгенен арба аратасына бәйләп, Кәримҗан мәзин җиң сызганып --- уракка тотынды. Р.Батулла. Хафиз байдан соң бөлгенлеккә кадәр китереп җиткерелгән кибетенә тәртип салды, эш кәгазьләренә тотынып, әле җан бирергә өлгермәгән сәүдәләрен яңартып җибәрде. Ф.Яхин 7) диал. Нәрсәдән дә булса тыелу; туктау. Сәгыйдә тотына алмый үкси. Һ.Такташ. Диләгә дә үзенә тиңнәр табып, яңа тормышка күнегәсе калды. Тик хәмергә генә тотынмады. З.Кадыйрова 2. ярд. ф. мәгъ. Керешү, башлау. Әти, кычкырып, «Әлхәм» укырга тотынды. Г.Исхакый. Миңлебай дуларга, «чыгам, ватам» дип җенләнергә тотынды. Г.Ибраһимов ◊ Тотын гына! сөйл. Берәр эш-хәрәкәтнең бик көчле, интенсив башкарылуы яки башкарылачагы турында; чыда гына, түз генә; чыдап кына, түзеп кенә тор. [Яңгыр] бер ява башлагач явар инде. --- Бер елны да башта шулай булган иде. Шуннан сала башлады – тотын гына! Ш.Камал Тотына башлау Эш тотынуга барып җитү; тотынырга керешү. Иллә сугыш чыгып, читән казыгына тотына башласалар, я кирегә, яисә алга таба торып йөгерергә туры килә. З.Зәйнуллин Тотынып калу Үз вакытында тотынырга өлгерү. Урыннарында ничектер тотынып кала алганнары, актык көчләрен җыеп, абына-сөртенә, тая-егыла, бәлагә эләккәннәренә ярдәмгә ташландылар. М.Галәү. Ян тарафтан китереп сылаган кар өермәсе һәм ачы җил чак аяктан бәреп екмады, чана үрәчәсенә генә тотынып калдым. Р.Мөхәммәдиев Тотынып карау Тотынырга тырышу; булу-булмавын сынау өчен тотыну. Нинди генә эшләргә тотынып карамый ул! М.Галәү. Әйтик, инженер-конструктор бер техник мәсьәләгә теге яктан да, бу яктан да тотынып карый, ничәмә-ничә җайланманы, механизмнарны күздән кичерә, ләкин уена яраклы конструкция килми. А.Тимергалин Тотынып тору Тотынган хәлдә булу; даими, һәрвакыт тотыну. Коеның диварына бер микъдар тотынып торырлык җир ясамакчы була, әмма мөмкин түгел. К.Насыйри. Ул бераз вакыт тимер рәшәткәгә тотынып торды. Р.Вәлиев |