ТОТЫМ и. 1) Тотылган балык яки ауланган кошлар күләме. Кояш биеккә – горизонт өстенә күтәрелде, балыкчылар үзләренең беренче ятьмәләрен чыгаралар. Хуҗаларның кояшта кызган битләрендә шат елмаю: менә ул бәхет – яхшы һава торышы, уңышлы тотым, балыкның суда тибрәлүе, ә балык – милли байлык. Ватаным Татарстан

2) к. тотам. [Кеше] кулына бер тотым үлән йолкып ала. К.Насыйри. Бер тотым да болыт бизәкләми Уңа төшкән аяз җәй күген... Ф.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә