ТОТЫЛУ I ф. 1) төш. юн. к. тоту. Хәтта ындырда өелеп яткан бүрәнәләргә дә файдалы урын табылды: алар булачак яңа мәктәп бинасын салу өчен тотылырга тиеш иде. М.Галәү. Әмма ләкин көн яктыра башлагач, далада тотылудан куркып, атларны бер сай чокырдагы ялгыз агачка бәйләп калдырган. Ә.Еники. Кәҗә --- бурлыкта тотылгач, әнидән аңа нык кына эләккәли иде. М.Галиев 2) Кулланылу, куллануда, файдалануда булу. Иң элек тартып чыгарганы әз генә тотылган, зәңгәр буяулы тимер чиләк иде. Г.Ибраһимов 3) Кулланылу, сарыф ителү. Әгәр спортка тотылган акчаның 25 проценты мәдәният яки башка өлкәләргә сарыф ителсә, без аллы-гөлле Татарстанда яшәр идек. Р.Батулла. Явызлык җәзасын таба: Фатихның бала тәрбиясенә тотылмаган байлыгы юкка чыга, Кәрим үлә... Р.Рахман 4) Бер күк җисеме икенче бер күк җисеме тарафыннан вакытлыча каплану, аның күләгәсенә керү. Аһ, мин шаһит булдым кичә кояшы тотылганга. З.Мәхмүди. Кояш тотылуга ыгы-зыгы, шау-шу, курку башлангач: «Мин – илбашыгыз үтенгәч, Кояш чыгачак», – дип тынычландыра... М.Хәбибуллин 5) к. тотлыгу (1 мәгъ.). Мөритнең курыкканлыктан теле тотылып: «Хәзрәт, зинһар, кичерә күр, шайтан кот... кот... котырткан иде», – дигән. Г.Тукай 6) күч. Берәр эш-хәрәкәтне башкарудан тукталып калу, тыелу. Маркин аның исемен атаудан тотылып калды. М.Хәсәнов. Бер үк вакытта Обама «геноцид» сүзен кулланудан тотылып калды. Мәдәни җомга ◊ Тотылмаган аюның тиресен бүлешү Әле эшләнмәгән, эшләнүе икеле булган эшнең нәтиҗәләре турында фараз итү, нигезсез план кору; алдан мактану, шапырыну. – Эшегез барып чыкса, малны тап урталай бүлешәсезме инде? Яисә башкачамы? – Тотылмаган аюның тиресен бүлмиләр, Миңсылу. Ш.Камал Тотыла башлау Тотылуга табан бару; тотылырга тотыну. Урлаганда, бар да батыр, ә тотыла башлагач, һәркайсы шыр җибәрә. Ә.Еники. Төш алдыннан Кояш тотыла башлады. Ф.Зыятдинов. Утыра торгач, балык та тотыла башлаган. Сабантуй Тотылып бару Булган берсе эзлекле рәвештә тотылу. Аларның хезмәт хакыннан ай саен 10 –25 процент күләмендә акча дәүләт файдасына тотылып барачак. Татарстан яшьләре Тотылып бетү Тулысынча, бөтенләй тотылу. Орлыкка калдырыласы ашлык та шул ук солдатларны ашату өчен тотылып бетте. М.Галәү. Ире әйткән букча да тиз бушады, җыйган акчалары тотылып бетте. Ф.Хәбибуллин Тотылып калу Ниндидер вакыйгадан соң тотылу. Уҗымнарга көч-куәт бирүче язгы суларның күпме тотылып калуына киләчәк уңыш бәйле булган шикелле, кешеләрнең бу тормышта ничек яшәвеннән гомеренең файдалы өлеше төрле үлчәүдә билгеләнә. А.Вергазов. Аның чәчәкле яулыгы, шома чәченнән шуышып төшеп, толымнары төбендә генә тотылып калган. М.Маликова Тотылып килү Электән үк, эзлекле рәвештә тотылу. Алдан ук хезмәт хакыннан ел буена шуның суммасы тотылып килә. Кәеф ничек? |