ТОТЫК и. 1) Нинди дә булса таләпләрне үтәтү максаты белән кемдер тарафыннан көчләп тотып алынган кеше, заложник. Узган пәнҗешәмбе санында гына Чаллыда, укол кадауларын даулап, Ашыгыч ярдәм табибларын тотык итеп алган ханым турында язган идек. Шәһри Казан. Кытай Шинһуа агентлыгы бер кораллы төркемнең полиция бинасына бәреп кереп, андагы кешеләрне тотык итеп алуын һәм атыш башлавын, кимендә дүрт кешенең үтерелүен белдерде. Безнең гәҗит

2) тар. Дошман якларның яки үзара сугышучы илләрнең берсе тарафыннан нинди дә булса сәяси яки икътисади таләпләрне тормышка ашыру максаты белән кулга алынган яки көчле якка биреп торылган зат; әманәт, рәһен. Синең углың миндә тотык булып калачак. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә