ТОТУЧЫ и. 1) Берәр нәрсәнең хуҗасы. Латифа остабикә садакадан килгән сарык йоны белән каз мамыгын Кырлайда кибет тотучы юан Сәхипҗамалдан ун гөрәнкә ярган борчакка алыштырып алып кайтты. Ә.Фәйзи. Синең дустың – кабак тотучы Афанасий – синең өстеңнән архиерийга жалоба биргән. Р.Фәйзуллин 2) Уенда йөгереп качучыларны тотарга тиеш булган уенчы |