ТОТУ ф. 1) Берәр нәрсәне кул белән эләктерү, кулга алу; бармаклар белән яки корал һ.б.ш. ярдәмендә кысу, кыстыру; йомарлау; учлау. Кызыл чүпрәк белән ураган урагын иңбашына салып, бер кулына савыт белән су, икенчесенә икмәк төргән төенчек тотты ---. М.Галәү. – Я, син нәрсә шамакай шикелле гурлаңны киереп торасың, авызыңа төкерим! – дип, Нургалинең юеш бугазыннан учлап тотты да төз лапаска таба этеп җибәрде. М.Мәһдиев

2) Берәр нәрсәгә кул тидерү, кагылу. Ул Әхмәтнең кулын кысмыйча, тегеләй тотып караган төсле генә кул эченә алып күреште. Ш.Камал. Дамирның йөзе, иреннәре күкшелләнде, ул, күкрәген тотып, үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөри иде. Ф.Садриев

3) Кемнең дә булса берәр җиреннән эләктереп алып җибәрми тору, китәргә ирек бирмәү, юл куймау. [Карт], үзен тоткан кешеләрнең кулларыннан ычкынып, --- Галимә апага һөҗүм ит[әргә] --- тора иде. М.Гафури // Кемнең яки нәрсәнең дә булса хәрәкәтен акрынайту, кызурак хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирмәү. «Алга, марш!» командасы алу белән, катнашучылар атларын тота-тота, бер-берсе белән тигезләшеп, әкрен генә йөгертә баралар. Совет мәктәбе

4) Кемнең яки нәрсәнең дә булса хәрәкәте вакытында аны эләктерү, кулга төшерү. Иблис ыргыткан шәрабне тоттылар, Күлгә ташларга алып та киттеләр. Ш.Бабич. Ә үзем кош тоткандай шатланып --- залга кердем. Р.Кәрами. Чөйгән тупны тоту. Тәгәрәткән шарны тоту

5) Ераклаша, кача башлаган җанлы-җансыз әйберләрне эзәрлекләп эләктерү, куып җитү. Качсагыз, куып тотам һәм кыйнап ташлыйм. Т.Миңнуллин. Шүрәлегә охшашлы бер бәндә бер эшчене куып тотты да, аның бугазына тешләрен батырып, кан эчәргә кереште. М.Юныс

6) Кошларны, җәнлекләрне яки балыкларны аулау һ.б. Балык ауларга дисәң, вакыты түгел хәзер, аны иртә беләнрәк тоталар. С.Җәлал. – Минем ике овчарка бар, бүре тоталар, – дип мактана башлады лесничий. Р.Кәрами. «Күрмисеңмени, кызылканатлар тотам», – дип җавап биргән балыкчы малай. Г.Гыйльманов

7) Дилбегә, руль һ.б.ш.лар ярдәмендә ат, автомашина кебек нәрсәләр белән идарә итү. Мин ул тарафка әйләнеп карап, ямь-яшел чапкан печән өстенә ат тотып утырган бер ир, ак эшләпәләр, кызыл күлмәкләр киеп утырган ике хатынны күрергә өлгерә алмадым, анлар бары да бердән атларыннан сикереп төшеп --- йөгереп килә башладылар ---. Г.Исхакый. Акулов, әлбәттә, акланып маташкан, ахырда аның ике көн буена улының һәм хатынының туган көнен бәйрәм иткәнлеге, аңа кичә гомумән руль тотарга ярамаганлыгы ачыклана. А.Тимергалин

8) Хәрәкәт иткән нәрсәне билгеле бер юнәлешкә кую; билгеле бер юнәлештә хәрәкәт иттерүне кулга алу, идарә итү. Атилла хан йөгерә-атлый баскычлардан төште дә яшьләргә хас җитезлек белән атка атланды, тезгенне тотты. М.Хәбибуллин. Ниһаять, картәнисе белән кыз өскә менеп утырдылар, дилбегәне әби тотты. Д.Булатова

9) Саклау, дәвам итү. Таң беленгән якка юл тотам ---. Ф.Кәрим

10) Нәрсәне дә булса төшеп китүдән, авудан, егылудан, җимерелүдән саклап калу; терәк булу. Авыррак сөякле Мисбах, басма аркылы чыкканда, суга егылып төшә язды. Ярый әле арттан килүче сержант Морозовның көчле куллары аны вакытында тотып калды. Г.Әпсәләмов. Баскычта таеп егыла яздым, кемдер тотып калды. И.Салахов

11) Гәүдәне, әгъзаларны билгеле бер торышка кую. Разия, фигурасын туры гына тотып, --- вәкарьле генә алдына карап бара. Ф.Әмирхан. Җайлап, аркасын терәп, гәүдәсен төз тотып, йомшак креслога утыргач, ул, ниһаять, сәхнәгә күз ташлады. Р.Кәрами // Берәр нәрсәне билгеле бер торышка, халәткә китерү. Бабай, кире башы белән тоткансың язуны, печатьле ягын өскә тотып укымыйлар аны, менә болай әйләндереп тот! М.Гали. Маһирә ханым профессорга электрокардиограмма тасмасын сузды. Профессор, аны яктыга тотып карый-карый, артистка: – Сөйләгез, сөйләгез, мин тыңлыйм, – диде. Г.Әпсәләмов // Кемне яки нәрсәне дә булса билгеле бер торышта күпмедер вакытка калдыру. --- ирләр беркая китмичә, бай йортында ит ашап, кымыз эчеп гомер уздыралар, байтак атларны иярдә тоталар иде. Г.Ибраһимов. Башны, кран астына куеп, салкын суда тотам да имтиханга китәм. И.Салахов. Карт, --- көч-хәл белән капканы җилгә каршы тотып, атлы кунакны ишегалдының түренә, лапаска таба уздырып җибәрде. Г.Галиев

12) Кемне дә булса сагалап йөреп кулга, сак астына алу; кулга төшерү. Ул да булмый, участокка җиткәндә генә әзмәвер Расихтан кулын йолкып алды да, үзе җинаятьчене тоткан кебек эләктереп: – Әйдә, әйдә, тәпиләвеңне бел! З.Фәйзи. Кукмара районында кәсеп иткән шушы төр җинаять буенча махсуслашкан караклар шайкасын тотты. Татарстан яшьләре

13) Күрәсе килгән кешене берәр урында туры китерү, очрату. Япония пенсионерларын өйдә тотам димә. Шәһри Казан. Безнең ветеринария участогы табибы – Фидаил, үзе безнең авылныкы булса да, аны өендә тотам димә. Татарстан яшьләре

14) Кемне дә булса билгеле бер урында, җирдә булырга, торырга мәҗбүр итү. Аллаһ әмере белән Юныс пәйгамбәрне Зәлуха исемле балык йотып, үзендә кырык көн әсирлектә тота. Риваять. Алар аны ашатты, эчертте, җылы урында тотты, рәнҗетмәде, үз итте, кадерләде. Р.Мөхәммәдиев

15) Нәрсәне дә булса, саклау өчен, тиешле җиргә урнаштыру. – Чөгендерне уып, согын салам да бер атна салкынча урында тотам, – дип, имбир маринадлау серләре белән дә бүлеште ул. Асылъяр. Масканы биткә сөртеп, 10 – 15 минут тотам. Сөембикә. Банканы сулы кәстрүлгә куеп, су мунчасында тотам. Шәһри Казан

16) Кемнең яки нәрсәнең дә булса хәрәкәтенә тоткарлык ясау, аны туктату, кичектерү. Хәзергә кайтыгыз, уйлагыз, иртәгә керерсез. Мин сезне артык тотмыйм. И.Гази. Тик шулай да, Себер дивизияләре килеп җиткәнче, фронтны шул малайлар тотты. З.Зәйнуллин

17) Кемне яки нәрсәне дә булса мәҗбүри рәвештә билгеле бер халәттә яшәтү. Күпме илләрне табан астында тоткан, коллыкка дучар иткән, тирә-юньгә бозыклык, азгынлык, кан-яшь таратып яткан империя башкаласы юк ителергә тиеш! М.Галиев. Габделхәй абзый кияве бүләк иткән коңгырт әтәчне, тавыкларыннан аерып, мунча өйалдындагы чуман астында өч көн рәттән ач тотты. Р.Батулла

18) Нәрсәне дә булса саклау. Әхтәри ранный булып ятмыймы, берәр җирдән хәбәре килмәсме дип, соңгы акчаларына сатып алып, шул капчыкларга кипкән өрекләр, урман чикләвекләре тутырып тотты. А.Гыйләҗев. --- монда әйберне прилавка астында тоту гадәте юк. Р.Кәрами

19) Кемне дә булса берәр урында, оешмада һ.б.ш.да эшләтү, яшәтү, калдыру. Коммунада да андый кешене тотарга ярамый. Ш.Камал. Кайтарам! Бер көн дә тотмыйм. Алып кайтам кызны! Г.Бәширов. Мин сине өемнән бер минут тотмый куып чыгарыр идем. А.Шамов // Кемнең дә булса берәр җирдә, урында булуын тәэмин итү. Сезгә төннәрен җыйналыбрак тору һәм постта кеше тоту кирәк булыр. Ш.Камал. Кәримҗан иң мәшһүрә яучыны гына өендә озак тотты. Р.Батулла

20) Берәр физик халәтне, үзенчәлекне үзендә саклау, чыгармау үзлегенә ия булу. Тәрәзәнең бер өлгесе ватылды. --- Көндез мендәр тыгалар, кич куна такта каплыйлар. Ләкин бу җылы тотмый. Г.Ибраһимов. Сиңа әйтәм, терелеп беткәч, мунча мичен яңартып атарсың әле. Әллә нәмәшләп соңгы арада җылыны тотмый башлады. А.Әхмәтгалиева. Буяу тота торган тукыма

21) Керем, төшем китерә торган берәр нәрсәгә хуҗа булып тору. Мин фахишәләр турында да язам, ләкин бу – бордель тотам икән дигән сүз түгел. Ф.Садриев. Бизнес белән шөгыльләнәм, кибет тотам. Х.Ширмән

22) Кемне дә булса үз исәбенә асрау, карау, тәрбияләү. Хаҗи абзый өстеннән унлап сөяркә тоттың. Т.Гыйззәт. Җитәр инде, дөм бушка килмешәкләр тотар хәлем юк. Ш.Камал

23) Берәр нәрсәгә ия булып тору, берәр нәрсәне асрау. Кәҗәләр алып җибәрдем, тавыклар тотам, дип мактанган була күршем. Р.Кәрами. Агачлар болытларга ялгана диярлек, үләне – ат дугасына тиклем: мал кара, умарта тот, киек аула. Р.Камал

24) Яллау, яллап эшләтү. Алты баш атка алты хезмәтче тоткан була бу. Әкият. Йортта эшче куллар җитешмәү сәбәпле, һәр елны ике-өч кеше яллап тотам, ара-тирә көнлекчеләр дә килеп булышкалый. М.Галәү

25) Түләү шарты белән башка кешеләрне үз өенә, фатирына кертеп тору. Биш-алты ай квартирамда буш тотыйм да, җитмәсә тагы үзенә бүлмә дә алып бирим икән! Т.Гыйззәт. --- баланы фатирда тоту ата-ана өчен шактый чыгымлы. Ватаным Татарстан

26) Билгеле максатларда файдалану, сарыф итү. Артып калган акчаны үз белдегеңчә тотарсың. М.Галәү. Юкка гына дүрт тәңкә акча тоттым. Г.Камал

27) Нәрсәне дә булса запас итеп саклау. Мин, кенәз, мөселманнарга ярамый торган бернәрсәне дә тотмыйм. Г.Камал. Ифтар вакытларында мәчеттә җимеш тотмыйсың. Т.Гыйззәт // Нәрсәне дә булса кулланмыйча яткыру. Двигателе белән насосларын үткән яз көне алдылар. Эшкә яраклы әйберләрне тоталармыни хәзер! Ш.Камал. Заманы, традицион татар өе өчен сирәк күренеш: бүлмәсендә пианино тоткан (бәлки, кызы Өммегөлсем өчен алгандыр). Р.Әмирхан

28) Файдалану, куллану. Гәҗит-мәҗитләреңне Габдерахман абыең тәмәкегә тотмакчы булган иде. И.Гази. Паласымны намазлык итеп тотам. Казан утлары

29) Берәр урынны әйләндереп алу өчен, берәр нәрсә кору, салу. Галиулла, язлый бакчасына читән тотып, көз көне кырык төп алмагач утыртты. И.Гази. Кемдер сарай сала, кемдер – мунча, кемдер койма тота. Татарстан яшьләре // Кием-салымның кырыен һәм эскәтер шикелле япмаларның читен нәрсә белән дә булса каймалап чыгу. – Юк, безгә тәңкәләр кирәкми, менә читенә көмеш ука тоткан куе яшел хәтфә камзул булса икән, – диләр иде аңа. Ә.Фәйзи. [Габденнасыйр] ике улына да --- куныч кырыена кызыл сәхтиян тоткан, үкчәсенә яшел сауры салган читек алдырды. М.Гали

30) Нинди дә булса эш-шөгыль, бурыч, вазифаны башкару, үтәү. Намазны ул булдыра алган хәтле тиз тотты. Ф.Әмирхан. Дивизия белән командалык иткән генерал Волков сүзне кыска тотты. З.Зәйнуллин. Шигъри юллар куша-куша, бер ярты сәгать нотык тотты. Н.Хәсәнов

31) Елганың боз белән каплануы турында. Елганы боз тоткан

32) Үзеннән соң килгән фигыльгә кискенлек, катгыйлык өсти; тәвәккәл эш итүне белдерә (барлык формасында гына кулланыла). «Ярый, – дигән әби, – алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм», – дип куркытып куйган ---. А.Алиш. --- моннан өч ел элек Гасыйм Сәлахович үзенең ял айларында беркая да китмичә, тотты да шул папкаларын сүтеп актара-карый башлады. Ә.Еники

33) Тотрыгы, тотнагы булу, егәре җитү. Тез буыным тотмый башлады. Ф.Баттал. Мәрзыя урыныннан тормакчы булып талпынды, ләкин тез буыннары тотмады, кабат урындыгына сыланды. Д.Гайнетдинова

34) күч. Берәр кая бара торган извозчикны, таксины һ.б.ш. транспорт чарасын туктатып утыру. Әзһәт трамвай тукталышында калды, ә тегеләр өчесе такси тотарга киттеләр. Р.Кәрами. Такси тотарга туры килде. М.Маликова

35) күч. Бирелергә, тапшырылырга тиешле нәрсәне бөтенләй тапшырмау яки вакытында бирмәү. Ничек хәзер кулы барсын Хатны тотып калырга? М.Җәлил. Посылканы тапшырмыйча озак тоту

36) күч. Хезмәт хакының, биреләчәк акчаның яки малның бер өлешен яки тулысынча түләмәү, бирмәү яки кайтармау. – Миннән дә шул бәя булыр, – диде Малик, – ләкин Галиулланың бирәселәрен шул акчадан тотып калырмын. И.Гази. Насыйбуллин! Бәлки, синең хезмәт хакыңны тотып калганнардыр? М.Хәсәнов

37) күч. Теге яки бу эшне эшләүдән тыю, туктатып калу, берәр нәрсә эшләүгә комачаулык итү. Тик нидер – үлемнән көчле бер нәрсә – аны тотып калды. Ш.Камал. Тимер көрәк белән Миңнулланың баш чүмечен куптарып ташлый дигәндә, Маликны чак-чак тотып калдылар. И.Гази // Берәр төрле хистән тыелу, аны башкаларга сиздермәү. Минем дә күңелем йомшарды да, ничек тә үземне тота алдым. Г.Тукай. Шул куркыныч елларда мин Нәкый абыйдан үз-үземне тота белергә, кирәксез сүзләр сөйләшмәскә өйрәндем. Р.Батулла

38) күч. Һөҗүм объекты итү. Малаен бу куркыныч җирдән, немец самолётлары бомбага тота торган төштән, нигә алып китәсе килми икән? Х.Камалов. Хәрби эшелон өстеннән немец самолётлары оча, берничә мәртәбә утка тоталар. Р.Мостафин

39) күч. Нинди дә булса бер корал белән эш итү, аны куллана белү. Бервакыт мин Күлле Кимедә балта алып нәрсәдер эшләп маташа идем, Гомәр Бәширов килде дә: «Син балта тотарга кайда өйрәндең?» – ди. Р.Вәлиев. Яз-көз айларында исә редакцияләр, өмә җыеп, нәшрият тирәсен җыештырырга чыга: каләм тотарга гына күнеккән куллар тырма, сәнәк, көрәкләр белән кораллана. Татарстан яшьләре

40) күч. Берәр төрле эш белән шөгыльләнү, шөгыльләнә башлау. [Ул] әнкәсе тоткан бер эшкә үзе керешә. Ф.Кәрим. Эшкә йөргәндә өй эшләрен (кер юу, ашарга пешерү, идән юу) кич, төнлә эшли идем, хәзер рәхәт – барын да көндез эшлим, кичен телевизор карыйм, кул эшләре тотам. Р.Мулланурова

41) күч. Баглау. Ничек инде шушындый егетнең сөйгән яры булмасын, ди, бардыр, өрмәгән урындыкка да утыртмыйлардыр, йорт саен берәр чибәр татар кызы аңа серле мәхәббәтен багышлап, кич очрашуларына өмет тота торгандыр?! Ф.Яхин

42) күч. Нинди дә булса ярамаган эшне фаш итү. Хан мине кош урлаганда тотты, җиде аргамакны урлап килсәң, кошымны бирәм, дип җибәрде. Әкият. Һәрвакыт вак-төяк угры, ялганчыны тоту җиңелрәк инде ул. Н.Гыйматдинова. Вакытсыз кайтып, хатыныңны күршең белән тотарсың да, икесен дә атып үтерерсең. К.Кәримов

43) күч. Сизү, сиземләү, тою, аңлау, төшенү; күрү. Ул Нуруллинның --- нәрсә теләгәнен күз карашыннан тотып ала. А.Шамов. Чибәрләнеп торганда, мин үземне: «Галия, боларны бит син Искәндәр өчен эшлисең», – дигән фикердә тоттым. Г.Кутуй. Ул, дөм чукрак ук булмаса да, сүзнең күбесен ирен кыймылдауга карабрак тотып алырга тырыша. М.Мәһдиев

44) күч. Радиоалгычны, аппаратны берәр дулкынга корып, берәр радиосигнал яисә радиотапшыру кабул итү, тыңлау. Радиоалгыч талгын гына гүләргә керешкәч, [Әхияр] тоткасын бора-бора дулкын тота башлады. Г.Мөхәммәтшин. Менә бу экраннан дөньяда нәрсәләр булганны күзәтәм, радиоалгычтан Казанны тотам. И.Хуҗин. Морат аппаратны токка тоташтырды да кирәкле дулкынны тотты. Р.Батулла // Радиосигналны кабул итә алу. Радиоалгычы яхшы тота

45) күч. Идарә итү, идарә итүгә бәйле эшләрне алып бару, башкару. Тол хатыннар, буыны да ныгымаган сугыш ятимнәре тотты авылны. Х.Камалов. Ну, давай, сөйлә: сезнең эшләр ничек анда? Уртавылны кулда тотасызмы әле? В.Нуруллин. Ни дисәң дә, тирә-юньгә чыксаң, Хафиз бай мактаныч та, авылның терәге дә иде. Мәсҗеден салдырды, мәдрәсәсен тотты. Ф.Яхин

46) күч. Үз тәэсиренә, йогынтысына, хакимлегенә, ихтыярына буйсындыру. Дию пәрие мине бик каты тотты, беркая да чыгармады. Әкият. --- безнең каршыда --- бөтен посёлокны тотып торган атаклы егет Иршат иде. Р.Кәрами

47) күч. Берәр сүз, киңәш, кагыйдә һ.б.ш.ларны тулысынча, әйтелгәнчә үтәү, төгәл эш итү. Ил сүзен тоткан – ир булыр ---. Дастан. Моның белән ул үз ыругсы каршында кадерен тагын бетерде, аксакалларның, өлкәннәрнең киңәшен тотмаганга, аны үз адәмнәре дә шелтәли башладылар. Г.Ибраһимов. – Чакыруыңа рәхмәт, Әсәдулла абзый, әмма бара алмыйм, әти картның васыятен тотам, – дип җавап кайтарды ул тегенең тәкъдименә. Ә.Фәйзи

48) күч. Үзен кешеләр алдында билгеле яктан күрсәтү, билгеле рәвештә эш итү, кылану. Гафият хаҗи үзен бик кунакчыл тотты. М.Галәү. Баштарак ул үзен, ничектер, сәер тотты. Буровой эченә керергә курыккандай, күперчек өстенә күтәрелү белән дөньясын онытып катып калды. М.Хәсәнов

49) күч. Берәр кешегә яки әйбергә карата теге яки бу мөгамәләдә булу. Матур апаны ул җәбер астында тотты. Ф.Садриев. Югыйсә ире дә уч төбендә генә кадерләп тота, торырга квартирасы бар, байлык җитәрлек. Н.Гыйматдинова

50) күч. Билгеле бер мөнәсәбәтне, торышны саклау, бозмау, үзгәртмәү. Төз тот, пионер, сафыңны, нык тор, чамала. Г.Гобәй. – Мин дистанцияне тоттым, мсье инспектор! – диде Нуриев. Р.Батулла. Җитәкчелек белән ике арада субординация тоту

51) күч. Билгеле бер йоланы, кагыйдәләрне үтәү, башкару; шартына китерү. Икесе дә амин тотып, бит сыпырдылар. М.Галәү. Әмма ничә еллар буе намаз укыган, дин тоткан күрше Равил абый сүзләрен әле өч кенә көн дин дөньясына күчкән малайның кире кагуы дөрес булмас. Мирас

52) күч. Исерткеч эчемлек эчү, эчеп җибәрү, салу, кәгү. Тотып җибәр салганын, тагын бер тот калганын. Җыр. Бүтәннәр дә кайсы бер [фужер], кайсы икене тотты. Н.Хәсәнов. --- бераздан шау-гөр килеп, берәр стакан тотып, кичкелекне ашадылар ---. Р.Кәрами

53) күч. Вакыт-вакыт кабатлана торган авыру турында: кискен тәэсир итә башлау. Гаебе зур, белгәч хыянәтен, Бизгәк тоткан кебек чирләдем. И.Гыйләҗев. Өянәге тоткан авыру кебек, түшәгендә калтыранып утырган Газинурның иләс-миләс хәлгә төшүен чамалап, Гөлнәзирә үзе дә исен-акылын җуя язды. Г.Гыйльманов

54) күч. Икенче бер кешегә эшләнгән хаксызлык җәза булып кире кайту; каргыш-рәнҗеш төшү; хаксызлык җәзасын күрү. Ашаткан ашларым, иткән яхшылыкларым тотсын, мәхшәр көннәрендә кулым якагызда булсын!.. Т.Гыйззәт. Кыскасы, агач каргышы тотты. Шәһри Казан

55) күч. Яшерү, берәүгә дә белгертмәү, сиздермәү. Сернең дусты күп булыр, серне тоткан бер булыр. Мәкаль. Берничә тапкыр йотлыгып суырганнан соң, Челем Хәмидулланың авызы сүз тотмый башлады. М.Юныс

56) күч. Берәр кешегә яки кешеләр төркеменә карата билгеле бер уй-фикердә, мөнәсәбәттә булу, билгеле бер хис саклау. Кинә тотма, әмма онытма. Мәкаль. Тимерчедәге безнең ата филебез, биредәге ана филебезгә бик каты гыйшык тотып, койрыгыннан саргая башлаган икән ---. Н.Исәнбәт // Саклау, югалтмау, онытмау. Нурсәлимне сөйгәнен дә, аның әкият илендә калуын да белә иде ул, боларны хәтерендә тотты, әмма бу хакта Гөлйөзем әбигә әйтергә, шуның белән йөрәк серен чишәргә ашыкмады. Ф.Яхин

57) күч. Игътибарга алу. Укучыларга тәкъдим ителә торган әлеге басма сүзлек составында барган үзгәрешләрне истә тотып, заман таләбенә яраклаштырып төзелде. Г.Галиуллина. Әмма дөнья практикасында мәгълүмат базарын, беренче чиратта, милли мәнфәгатьләрне истә тотып җайга салу инде гадәткә кергән. Фән һәм тел

58) күч. Дәрәҗәле урынга ия булып тору, аны саклау. Авылда гына түгел, математика олимпиадаларында беренчелекне тотам. Р.Батулла. Сәнәгатьтә җитештерү күләме буенча республикада беренчелекне Әлмәт тота икән. Шәһри Казан. Чаңгы ярышларында беренчелекне тоту. Мактаулы урын тоту

59) күч. Тавыш, ис һ.б.ш. белән билгеле бер урынны, пространствоны тутыру, каплап, биләп алу. Пароходның берсе кычкыртып җибәрде дә бөтен Идел өстен яңгыратты, икенчесе кычкыртты да калын, куәтле һәм мәһабәт тавышы белән тауларны, урманнарны тотты. Ф.Әмирхан. Тотты тавыш бар даланы, тузан алды һаваны. Гәр. Рәхим

60) күч. Нәрсәнең дә булса яхшы, нормаль эшләвен белдерә. Алай икән, дип уйларга өлгермәдем, машина, таш стенага бәрелгәндәй, кисәк туктады. – Тормозлары шәп тота, – дип куйды баянчы. Р.Кәрами

61) күч. Билгеле бер фикергә килеп, шуны тормышка да ашырып кую. Шундаен фикерле кызны бер кабахәт кешегә тотып бирсеннәр дә, кызганма, имеш. Г.Коләхмәтов. Әгәр дә андый закон чыгарсалар, иң элек безнең Нәгыймәне тотып бирер идек, кешегә әйтергә дә оят: хәзер инде егерме икегә басты. Г.Камал

62) күч. Бәйләнеш, элемтә һ.б.ш тәэмин итү. --- син менә шушы Яңаул станциясендә яшерен пост булдыр. Һәм ул пост белән даими тыгыз элемтә тот. В.Нуруллин

Тотар (тотып карар) җире юк Бик тә, үтә начар. Тотарсың (куян) койрыгын 1) «Инде эш үткән; инде бернәрсә дә эшләп булмый» мәгънәсендә; 2) Берәр җиргә китәргә җыенган кешене теләгән урында калдырып булмаслыкны белдерә. Әгәр дә норма куйсагыз, тотарсыз койрыгын. Болай да, юкка килдем, китәрмен ахры, дип йөри [ул тимерче]. Т.Гыйззәт; 3) Берәр кешене беркайдан да таба алмауны белдерә. Тоткан җирдән өзү к. тоткан җирдән сындыру. Безгә хәзер мәми авызлар түгел, тоткан җиреннән өзә торган егетләр кирәк. Р.Вәлиев. Әйе, әтием Хәкимҗан бик тә үткен, үҗәт, кырыс, саран, тоткан җиреннән өзеп ала торган, караңгы чырайлы бер бәндә булса да, әнием бик яратты шул үзен. Ватаным Татарстан. Язмаларыннан күренгәнчә, Миләүшә алай бик юашлардан түгел бугай, гадәттә андыйлар турында, тоткан җиреннән өзә, дип әйтәләр ---. Татарстан яшьләре. Тоткан җирдән сындыру 1) Үз сүзен сүз итү, үзенчә эшләү. [Аларның] исләренә төшсә, исләре китә, тоткан җирдән генә сындырырга булсын... Н.Фәттах; 2) Җитез, эшкә булдыклы булу. Әйткән сүзен үти торган, кылган гамәлләре өчен җавап тота белгән, тоткан җиреннән сындыра алган ил карты шундый булырга тиеш. Тамаша; 3) Уйламыйча карар чыгару; дуамалча эш итү. Булатның Оренбургтагы элемтәләре хакында белгән Зөһрә кулындагы куәтле коралны бик саклык һәм осталык белән эшкә җикте, тоткан җиреннән сындырырга курыкты --- һәм... үз дигәненә иреште дә. Р.Мирхәйдәров; 4) Кешеләр белән мөгамәләдә артык кырыс булу. Картинәй атаеңны, бик коры, тоткан җиреннән сындыра торган кеше булган, сине хатыны үлгән бер адәмгә кияүгә бирергә дә талпынып караган, дип сөйли иде. Казан утлары. Тоткан җирдән сындырырлык 1) Бик таза һәм булдыклы кеше турында. Аша, аша. --- Тазарырга тырыш. --- Тоткан җирдән сындырырлык, баскан җирдән ут чыгарырлык булып үс. Ә.Фәйзи; 2) Үз сүзен сүз итүчән, җиңүчән, каты куллы кеше турында. Тоткан җирдән умыру к. тоткан җирдән сындыру. Югары Сөн кызы ич, алар тоткан җиреннән умыра торган... Р.Мөхәммәдиев. Тоткан юл Кемнең дә булса карашы, мәсләге, кыйбласы. Сезнең авыл халкының тоткан юлы дөрес. М.Галәү. – Алар тоткан юл – иң хак, иң дөрес юл, – дип, сүзен бетерде. Р.Сәгъди. Тукай өчен төп тоткан юл, әлбәттә, бу чакта да милләткә хезмәт булып чыга ---. Р.Фәтхрахманов. Тот капчыгыңны Көтмә, өметләнмә. – Беләсеңме, нәрсәдән ясалган ул йолдыз? – дип, мәсьәләне кабыргасы белән китереп куйды берсе. – Рубин, – диде икенчесе, озак баш ватып тормыйча. – Рубин, капчыгыңны киң тот. Рубинның нәрсә икәнлеген белмисең, алайса, син, – дип чәчрәп чыкты өченчесе. Ф.Хөсни. – Нәрсә ярты сәгать буе колак төбемдә кигәвендәй безелдисең! Китерер [договорны]! – Тот капчыгыңны! Хәзер эш башланган, безнең туктамасны белә. Р.Кәрами. Тот менә к. тот капчыгыңны. Бәлки, ул мине шаһит итеп, гаепләүче итеп чакыртмакчы буладыр. Тотсын менә! В.Нуруллин. Тотса мәскәүләр якаң иск. Хуҗалар каршында башыңны иеп яшәргә мәҗбүр булу турында. Сыймас ирдең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып, Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң! Г.Тукай. Тотып алу Бик тиз төшенү, нәрсәнедер бик тиз аңлау, үзләштерү. Уразаев политик ситуацияне бик тиз тотып ала белә, моңа аның таланты бар. Х.Камалов. Аның сизгер карашы Илсөя күңелендәге үзгәрешләрне тиз тотып алды ---. Ф.Яруллин. Тотып ашау сөйл. Бик каты ачулану, тиргәү, гаепләү, җәзага тарту. Безнең агай-эне бик алама бит ул. Берәр ничек кыек басканыңны сагалап кына тора. Күрдеме, шундук тотып ашарга әзер. Н.Фәттах. Каяндыр алтын погонлы чын офицерлар да күренеп ала, боларның кайсысын тотып ашарга микән, дигән сыман бик сынап, караштырып йөриләр. Әдипләр. Тотып буу 1) Кемне дә булса берәр нәрсә эшләргә мәҗбүр итү, ирексезләү; 2) Бик нык ашыктыру. Тотып та караганы(м) юк Берәр нәрсәне белмәү, аның белән таныш та булмау. Чынында исә малайның ул нәрсәне тотып та караганы юк иде. З.Мурсиев. Төргәк эчендә – ут янып торган чәчкәле тукыма, аның, шушы яшенә җитеп, мондый матур киемне кию түгел, тотып та караганы юк. З.Кадыйрова. Тотып та карамау Берәр эш-шөгыльгә бөтенләй керешмәү. Кулларына китап тотып та карамыйча, имтиханнарын да биреп баралар, егетләрнең дә башларын әйләндерергә өлгерәләр. Идел. Уку түгел, гәзитне тотып та карамаган ул балаларда ничек татар матбугатына кызыксыну уятасың?! Мәдәни җомга

Тота бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы тоту. Ата белән ана бар эшләгәнен аракы һәм закускага тота барганга, балаларны карарга, киендерергә аның бик аз өлеше генә кала иде. Р.Сәгъди. Алтын-көмешне, затлы ташларны, билгеле, элегрәк тә җыйганнар, ләкин булган берен кирәккә тота барганнар. Безнең мирас

Тота башлау Тотарга керешү. Радиоалгыч талгын гына гүләргә керешкәч, [Әхияр] тоткасын бора-бора дулкын тота башлады. Г.Мөхәммәтшин. Аннары дошман безне көн саен бомбага тота башлады. Р.Мостафин

Тота бирү Тотуны дәвам итү. Анда малайлар кармак салып ташбаш та тота башлаганнар. Алар тота бирсеннәр. Безнең эш бүтән. Н.Хәсәнов

Тота килү Күптәннән, электән үк тоту. --- Закиров элек-электән бер кагыйдәне тота килә: төлке үз оясы тирәсеннән җим эзләми. Р.Кәрами. СССР дәүләте үз бюджетының бик күп өлешен Африка, Якын Көнчыгыш илләрендә коммунистик режимны яклаган яшь, яңа системаларга тота килде. М.Мәһдиев

Тотып алу Тиз генә эләктерү, тоту. Әсфәндияр аның кулын тотып ала. Т.Миңнуллин. Изаел күзләрен ачып җибәрә дә кискен итеп Ләмиганың кулыннан тотып ала һәм үзенә таба тартып китерә. Р.Гаязетдин

Тотып бетерү Тулысынча, булганның барысын да тоту. Ипинең кадагы ике тиен торганда, пирожныйга ун тиен түләп, Мирсәй барлы-юклы акчасын тотып бетерә. Р.Батулла. Без картаймыйбыз, һәрвакыт шул халәттә торабыз, чөнки безнең үз резервларын тотып бетергән һәр күзәнәк яңарып тора. Ш.Алпар

Тотып калу Тотарга өлгерү. Фәридә ашкынып башын күтәрде, бригадирны тотып калырга теләгән сыман, ялварып: – Барый абый, Барый абый! Н.Фәттах. – Ярый әле Фаечка тотып калды, юкса үзем дә чума идем, – дип, мичкә ягарга турау өчен Олег аударган коры чыршы өстенә утырды. А.Хәсәнов

Тотып карау Тикшерү, белү, сынау һ.б.ш. максатлар белән тоту. Музей экспонатларына кагылу, аларны тотып карау тыела! В.Нуруллин. --- без беребез дә көтүче Гамис кебек чыбыркы шартлату осталыгына ирешә алмыйбыз, оста итеп шартлата белмәсәк тә, чыбыркысын тотып карау да үзе бер бәхет бит. М.Галиев

Тотып кую Алдан ук тоту; бер тапкыр тоту. Иртәнге ашыннан канәгатьлек белдереп, ул амин тотып куйды ---. Н.Фәттах. Ал стаканыңны кулыңа, тотып куйыйк, китсен үзенең юлына! Н.Әхмәдиев

Тотып тору Әле, хәзер тоту; даими тоту. Коля багор белән бозны тотып торган арада, Гена боз өстенә сикерде. З.Зәйнуллин. «Теш казнасы гына шакылдамаса ярар иде», – дим эчемнән генә һәм иякне ике кулым белән тотып торам. Р.Кәрами

Тотып чыгу Баштан ахыргача, һәр җирен тоту. --- Сәгъди абзый зиратның ауган ихатасын торгызды, багана утыртып, яңа киртә тотып чыкты ---. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә