ТОТТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. тоту. Икенче елны тиз генә кулына бәби тоттырдым да, и шатланды, --- инде уку турында тагын авыз ача алмыйча калды. Р.Кәрами. Әтисе, кузгалып китәр алдыннан, кирәк-ярагыңа тотарсың, дип, әбисенә бер уч акча да тоттырды. Д.Булатова 2) Икенче берәүгә куып җитәргә, үзеңне тотарга мөмкинлек бирү. Син берәү артыннан дөньяңны онытып куасың, ул тоттырмаска тырыша. М.Мәһдиев. «Ярар, кәнфитеңне алам, әмма син мине барыбер тота алмассың», – дип уйлады, һәм киләсе уенда кыз тоттырмады да. М.Хәбибуллин 3) сөйл. Кемгә дә булса бирү, тапшыру; сату. Сәүдәгәрләр, мактый-мактый, аларга начаррак товар тоттырып җибәрергә тырышалар. М.Галәү. --- балдызы, Бүләкне Гайфулланың кулына тоттырып: – Мә, рәхәтләнеп сөй инде кызыңны! Күзеңне майландырып карап торуларыңны күрмәде дип беләсеңме әллә? – диде. Ф.Яруллин 4) күч. Кемне дә булса дошманы карамагына тапшыру, кулга алдыру, тоткын иттерү. [Башлыклары] һаман иректә йөри, ди, Исмәт аларны белә, --- патшадан тоттыра икән. Г.Әпсәләмов. Ул, үзе җитәкләп алып барып, улын Котырык Муллагалинең кулына тоттырырга һич тә җыенмый иде... Н.Яһүдин 5) күч. Серне ачу, фаш итү. Сез монда бунт чыгарасызмы? Үзегезне үзегез тоттырасыз ич! Акылыгыз кайда? Г.Ибраһимов 6) күч. Кемнең дә булса сүзен ялганга чыгару. Ялганын тоттыру Тоттырып карау Нәтиҗәсен белү өчен тоттыру. Ул барысына да курайны тоттырып караган, тик бер генәсе дә курай уйный белмәгән шул. Р.Батулла. Тынычрак болын юлларында руль тоттырып каратканы да булды. Г.Сабитов Тоттырып кую Нәрсәне дә булса алдан тоттыру; тиз арада тоттыру. Акылыннан язган ич инде ул: үлмәс борын кабер урыны сайлап, рәшәткәләр тоттырып куйды бит. И.Гази. Авылда да шул яшь чакта кулыма гел гармун тоттырып куялар иде. Н.Акмал |