ТОТРЫКСЫЗЛАНУ ф. Тотрыксыз булып китү, тотрыксызга әверелү; йомшау. [Әпипә], --- бөтен гәүдәсе тотрыксызланып, баскан урынында лып итеп җиргә утырды. Г.Бәширов. Эрегән тимер катламы тотрыксызлана һәм түбән төшә, җиңелрәк матдәләр өскә күтәрелеп, каты мантия хасил итәләр. Фән һәм тел

Тотрыксызлана бару Акрынлап тотрыксызлану. Халкыбызның үз-үзен саклау иммунитеты тотрыксызлана бара. Р.Вәлиев

Тотрыксызлана башлау Тотрыксызлануга табан үзгәртү. Бухаров белән Семак киткәч, «Рубин» тотрыксызлана башлады. Ватаным Татарстан

Тотрыксызланып калу Нинди дә булса вакыйгадан соң тотрыксызлану. Былтыр тотылган читән инде кайбер урыннарында басылгандай булган, кайбер урында (иске баганасы черепме, мал-туар ышкылыпмы) кыегая башлаган иде, ә бер төштә бөтенләй тотрыксызланып калган иде. Н.Фәттах

Тотрыксызланып китү Нинди дә булса сәбәптән яки билгеле бер вакыттан соң тотрыксызлану. [Сәгыйтьнең] бөтен тәне таралып, тотрыксызланып китте ---, теле көрмәлде. Н.Фәттах

Тотрыксызланып тору Даими, һәрвакыт яки әледән-әле, еш тотрыксызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә