ТОТРЫКСЫЗЛАНДЫРУ ф. Тотрыгын алу, тотрыктан мәхрүм итү, тотрыксыз итү, тотрыксызга әйләндерү. Хәмзин бу төркемнәрне Кырымдагы вазгыятьне тотрыксызландырып, Грузиянең Көньяк Осетия төбәгендәге кебек хәл чыгарырга маташуда гаепләде. Н.Акмал. «Рөхсәтсез миграциягә каршы» хәрәкәтенең Татарстанга үтеп керүе хәлне тотрыксызландыра. Л.Харрасова Тотрыксызландыра бару Акрынлап тотрыксызландыру Тотрыксызландыра төшү Бераз тотрыксызландыру; тагын да тотрыксызландыру Тотрыксызландырып тору Даими, һәрвакыт яки әледән-әле, еш тотрыксызландыру |