ТОТРЫКСЫЗ с. 1. 1) Тотрыгы, ныклыгы булмаган; какшый, калтырый, селкенә, авыша, ава торган. Иптәшләр! Моңа баса күрмәгез. Тотрыксыз баскыч бу. К.Нәҗми. Тотрыксыз тизләнеш. Тотрыксыз корылма

2) Йомшак, чәчелеп китүчән, уалучан. Тотрыксыз туфрак

3) Хәлсез, ышанычсыз. [Айтуган карт] тотрыксыз тезләре белән картларча уңайсыз атл[ый]. Г.Бәширов. Табиб, аның --- куллары да калтырый, гәүдәсе тотрыксыз, сөйләме дә бәйсез, диде. Сөембикә

4) физ., хим. Алмашынучан, үзгәреп торучан; бүтәнгә әверелүчән. Аның халәте тотрыксыз һава торышы күк. З.Мәхмүди. Өй алдында кар тотрыксыз ---. Н.Абдулкәримова. Аларның болай да бизмәндәге сыман чайкалган, кинәт кенә астыртын шатырдаган язгы боздай тотрыксыз тормышлары җилдә биегән шәм ялкыны сыман --- чайкала башлады... Идел. Тотрыксыз төшләр

5) Даими булмаган, эзлексез, үзгәрүчән. Әдәп-тәртип чылбыры тотрыксыз бит ул. Х.Камалов. Ә сәясәт, белгәнебезчә, бик тә тотрыксыз нәрсә. Р.Вәлиев. Чөнки аның күңеле, тәмам изаланып, тотрыксыз, ният-карарсыз бер хәлгә төшкән иде... Г.Гыйльманов

6) күч. Үз карашларында эзлексез, ышанычсыз; аумакай. Шулар арасыннан үз фикере булмаган, тотрыксыз, һәрнәрсәгә тиз ышанучан, ни кушсаң, шуны үтәргә риза булган кешеләрне эзләп таба. Р.Гарифуллин. Мондый башбаштаклык, билгеле ки, офицер тарафыннан кичерелми: ул «хәрби дисциплинага буйсынмый торган тотрыксыз солдат»ны полктан кудыруга ирешә. Җ.Юныс

2. рәв. мәгъ. Ышанычсыз итеп; хәлсез, дерелдәтеп. Шәвәли абзый бүрек кигән, бөкрәйгән: аякларын, ничектер, тотрыксыз китереп баса. Г.Ахунов. Бүген без ул нигез ташын суырып алып, аны тотрыксыз рәвештә, бер аягына бастырып калдырдык. Ш.Алпар. Бу уңайдан мобиль, махсус рәвештә тотрыксыз итеп ясалган декорацияләр һәм көлкеле пластик миниатюраларны аерым билгеләп үтергә кирәк. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә