ТОТРЫКЛЫЛЫК и. 1) Тотрыклы (1, 2 мәгъ.) булу үзлеге 2) Ныклык, эзлеклелек. Бу нәселгә тотрыклылык хас, һәм ул дәүләтнең куәте бик нык үскән дәвердә идарә иткән. Р.Фәхретдинов. Яшьләрдә тотрыклылык азрак, тамыр җибәреп өлгермәгән. Ш.Галиев. Саматта – авыл егетендә – тырышлык, даимилек, эш-планнарда тотрыклылык көчле. М.Вәлиев 3) Даимилек, үзгәрмәүчәнлек. Безнең илдә тотрыклылык мәңге булмаячак. Х.Ширмән. Фразеологик берәмлекләр составларының тотрыклылыгы, сүз тәртибенең ныклы булуы белән аерылып торалар. Казан утлары |