ТОТРЫКЛЫЛАНУ ф. 1) Тотрыклы хәлгә килү, нык тора алу; тотрыклы булып китү. Гәүдә тотрыклылану 2) Нормаль хәлгә килү, стабильләшү. Республика туберкулёз авыруына каршы клиник диспансер директоры Равил Вәлиев әйтүенчә, соңгы өч елда хәл тотрыклылана ---. Ватаным Татарстан. Шәһәргә шунда ук гаскәр кертелә, һәм, әйтүләренчә, корбаннар хисабына хәл тотрыклылана. Татарстан яшьләре Тотрыклылана бару Акрынлап тотрыклылану. Иҗади яктан үсә һәм карашлары тотрыклылана барган саен, Җәлил дингә һөҗүмен туктатып кына калмый, бәлки бу өлкәдә арттырып җибәрүләргә каршы чыга башлый. Р.Мостафин. Генерал республикадагы хәлнең тотрыклылана баруын сөйләде. Ватаным Татарстан Тотрыклылана башлау Тотрыклылану билгеләре сизелү Тотрыклылана төшү Бераз тотрыклылану. Аның сүзләренчә, җәяүлеләр өчен каралган юл кичүләрендә кеше бәрдерүләр буенча вазгыять тотрыклылана төшсә дә, --- зур шәһәрләрдә бу мәсьәлә актуальлеген югалтмый, хәл катлаулы кала. Асылъяр Тотрыклыланып җитү Тәмам, тулысынча тотрыклылану Тотрыклыланып калу Билгеле бер хәл-сәбәптән соң тотрыклылану. Аннары килеп, хезмәт хакы түләү шартлары да колхозчылар файдасына авышып һәм тотрыклыланып калгач, колхоз эшеннән читләшеп йөрүчеләр дә эшне үзләре сорап алып эшли башладылар. В.Нуруллин Тотрыклыланып килү Акрынлап тотрыклылану. Хәзер вазгыять акрынлап тотрыклыланып килә Тотрыклыланып китү Нинди дә булса сәбәптән яки билгеле бер вакыттан соң тотрыклылану. Һава торышының тотрыклыланып китүен бик теләр идек. Мәдәни җомга |