ТОТРЫКЛЫ с. 1. 1) Селкенмичә, тирбәлмичә, аумыйча тора алган, тотрыгы, тиешенчә ныклыгы булган. Җир шарындагы зур тигезлекләр Җир кабыгының чагыштырмача тотрыклы участокларына – платформаларга, ә җыерчыклы биек таулар системасы сейсмик поясларга – литосфера плитасының кырыйларына туры килә. Материклар һәм океаннар географиясе. Батынкы урында тотрыклы тигезләнеш хәлендә торучы шарчыкның авырлык үзәге теләсә кайсы янәшә торыштагыдан түбәнрәк була. Физика 2) Йомшап, чәчелеп, уалып тормаган, нык. Болай эшләгәндә, ашаган чакта бәлештән кәбестә коелмый, эче тотрыклы була. Халык ашлары 3) Теләсә нинди шартларда да үзгәрмәүчән, бернинди дә тәэсиргә бирешмәүчән; ныклы, даими. Аннары мин Кытай-Чин дәүләтенең канун-карарлары тотрыклы, үзгәртүләргә бирешми торган итеп, бик нечкә язылганлыгы хакында белдем. М.Галиев. Урта хәлле, уртадан югарырак булып, аякларында нык басып торган байлар Җаек сәүдәсенең тотрыклы керемен бирүчеләр катлавын барлыкка китергән. Р.Батулла 4) Үз сыйфатларын югалтмаска, озак сакланырга сәләтле. Тотрыклы химик матдә 5) күч. Үз карашларына нык инанган; эзлекле, ышанычлы. Шулай да Латышев бик үк тотрыклы кеше булмаса кирәк, диде. Х.Камалов. Ир белән бергә һәм ир кеше канаты астында булганга гына, азмы-күпме тотрыклы кеше. Ш.Камал 2. рәв. мәгъ. 1) Селкенмичә, аумыйча, җимерелмичә. [Мәдинәнең] йорты таркалмый, шактый тотрыклы күренә. Хәтта чак-чак кына ныгу галәмәтләре дә күзгә бәрелә. Ш.Камал 2) Инсафлы, әдәпле итеп. Ул һәрвакыт тотрыклы булырга тырыша |