ТОТРЫКЛАНУ ф. ялг. к. тотрыклылану. Йөрәк яхшы эшли башлый, кан кислородка байый, канда холестерин түбәнәя, йокы яхшыра, канда шикәр күләме тотрыклана ---. Сәламәт булыйк! Бурдин фикеренчә, фәнни фразеологизмнар кайчак терминнар сыйфатында тотрыклана. Остаз кадерен оста белер Тотрыклана бару Акрынлап тотрыклану. Татарстан икътисады әкренләп тотрыклана бара. Сөембикә Тотрыклана башлау Тотрыклану билгеләре сизелү. Соңгы араларда Казан клубыннан килеп ирешкән хәбәрләр, чыннан да, «Рубин»да хәлләрнең тотрыклана башлавына ишарәли. Шәһри Казан. Фаразларга ышансак, август аенда күчемсез милеккә бәя тотрыклана башлый. Ватаным Татарстан. Баксаң, илнең кризис аркасында эштән чыккан икътисады рәткә керә, тотрыклана башлаган, бюджет кытлыгы кимегән икән. Татарстан яшьләре Тотрыклана төшү Аз гына, бераз тотрыклану. --- демографик хәлнең бераз тотрыклана төшүе төбәкне башка субъектлар арасында берникадәр күтәрде. Фән һәм тел |