ТОТРЫК и. 1) Селкенмичә, аумыйча, тирбәлмичә яисә җимерелмичә тору сыйфаты; ныклык. [Күрше] шактый ук төшереп өлгергән, шулай да аягының тотрыгы китмәгән иде әле. Б.Камалов. Сыер муенына бәйләгән кытыршы сүс арканның бер очын Миннәт кулына чорнаган, хайван тотрыгын югалтып авыш-тәвеш таудан кызулый башлауга, ул, кыска һәм юантык аякларын тери-тери, бөтен гәүдәсе белән артка каерыла ---. А.Вергазов 2) Үз-үзен тота алу, ныклык, сабырлык. Аннары гына аңыма килеп, дөресрәге, соңгы тотрыгымны да югалтып, шашынып, әни кроватена ташландым. М.Шабай. Ул егетне куенына салырга ашыкмый, Гыйльменисаның ул яктан тотрыгы җитә. Ф.Хөсни 3) Үзгәрешсез булу, даими булу, даимилек, стабильлек. Тарихка ул --- 1996 елның ахырында тотрыгы какшаган җәмгыятебезне кискен үзгәреш, җимергеч борылышлардан саклап калучы кеше буларак та керәчәк. Я.Шәфыйков. Һава торышының тотрыгы булмау 4) Эзлеклелек, мантыйк. Бабай сүзенең тотрыгы юк 5) диал. Ике казык арасы, ике терәк арасы, торык. Өчәүләп, бер тотрык озынлыктагы бу читәнне урыныннан җай гына каерып алып, уң якка борып куйдылар. Г.Галиев 6) Ярдәм, терәк, таяныч. Тотрык бирү |