ТОТНАКСЫЗЛЫК и. 1) Үз-үзен тиешенчә тота белмәү, сабырсызлык, түземсезлек. Хәл кылынып бетмәгән мәсьәлә турында шалтырап начар иткәнсез, иптәш Дубцова. Тотнаксызлык һәрвакыт эшкә зарар китерә. Ш.Камал. Юлда ирләрнең тотнаксызлыгына беренче тапкыр гына юлыкмаганга тулгандыр инде күңеле, дидем мин. Шәһри Казан

2) Тыйнаксызлык, әдәпсезлек, инсафсызлык. [Шамилне] мораль тотнаксызлыкта гаеплиләр. Хатын-кызлар белән күңеле чиста түгел, диләр. А.Гыйләҗев. Миләүшәгә булган хисләренең Мәрзыя фикерендә, таныш-белешләр күзендә, хәтта әнисе уенда да тотнаксызлык булып саналасын төшенә иде. Д.Гайнетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә