ТОТНАКСЫЗЛАНУ ф. 1) Тотнаксыз булып китү; холыксызлану. Белмәссең, үзен солдат өчен якын итеп күрсәтергә тырышуымы, әллә үтә ялагайлыгына бирелеп тотнаксызлануымы – хәтта ары-бире йөрештереп алды. С.Шәрипов. Кәбир хатынның битеннән үбеп алды. Аннары, тәмам тотнаксызланып, кочагына ук кысты. С.Мәхмүди. Әле кичәле-бүгенле өйләнгән кешегә тотнаксызланырга ярамый. Совет әдәбияты

2) Тотнаксызлык күрсәтү. Нигә болай тотнаксызланып йөрисең?

Тотнаксызлана бару Торган саен күбрәк тотнаксызлану. Ул елдан-ел тотнаксызлана, түземсезгә әйләнә барды. Р.Мирхәйдәров

Тотнаксызлана башлау Тотнаксызлану билгеләре сизелү

Тотнаксызлана төшү Аз гына, бераз тотнаксызлану

Тотнаксызланып бетү Тәмам, бөтенләй тотнаксызлану

Тотнаксызланып китү Ниндидер сәбәп аркасында кинәттән тотнаксызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә