ТОТНАКСЫЗ с. 1. 1) Үз-үзен тота алмый торган, сабырсыз, инсафсыз; тыйнаксыз, әдәпсез. Я, сиңа әйтәләр бит инде, тик утыр, дип, бу кадәр тотнаксыз бортак авыз булырсың икән! Г.Камал. Әйе, җиңел булмагандыр аңа әлеге сүзләрне ишетү. Әгәр үзе тотнаксыз хатын булып, койрык болгарга яратса, бәлки, исе дә китмәс иде. Р.Кәрами. Хәер, ул бит тотнаксыз егет түгел, тик үзенең кызны бик нык сөйгән яры итәсе килә иде. Р.Гаязетдин 2) Тоткан юлында, эшендә, уенда аумакай, эзлексез, тотрыксыз, мәсләксез. Политик тотнаксыз һәм художество ягыннан сай булган либреттоларны үткәрмәү миңа бик кыенлык һәм көрәш аркылы гына насыйп булды. Җ.Юныс 2. рәв. мәгъ. 1) Әдәпсез рәвештә 2) Эзлексез, таркау рәвештә. Шушы әсәрләр рәтеннән, комсомол типларны артык бозып, тотнаксыз төстә биргән әсәрләр дә күп кенә очрый. М.Җәлил. Тотнаксыз эш итү 3) Тыелгысыз, тыела алмыйча. Сәлимә гасаби һәм тотнаксыз рәвештә елап җибәрде. Ф.Әмирхан |