ТОТНАКЛЫЛЫК и. 1) Үз-үзеңне тота белү, сабырлык; тыйнаклык, әдәплелек. Доцентның тотнаклылыгы, үзенә шулай әйбәт мөнәсәбәттә булуы --- Мәдинәне тәмам әсир итте. А.Расих. Фәкать аның өчен зур иман, зур иҗтиһад вә һичбер каршылыктан курыкмас бик нык бер тотнаклылык кирәк. Г.Бубый

2) Тотнаклы булу; ныклык, тотрыклылык, турылыклылык. Хисләр сафлыгы, җир кызын күкләргә күтәрү, аңа нечкә мөнәсәбәт, бу мөнәсәбәтнең аерылганнан соң да саклануы, трагик хәлләрне кичерүдә тотнаклылык, мәхәббәттә тыйнаклык милли эстетик идеал белән дә нигезләнә. Р.Рахман. Хәзер аңлыйм: безнең күпчелегебезгә хас тотнаклылык, басынкылык, уйлап эш итүчәнлек, сөйләшеп килешә белү, сүз куеша белү, конфликтларны җайлап, кешеләр арасында татулык урнаштыра алу сәләтен кайберәүләр хәйләкәрлек дип аңлый булса кирәк. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә