ТОТНАКЛЫ с. 1. 1) Үз-үзен тиешенчә тота белә торган, сабыр; тыйнак, әдәпле; эчке дисциплинасы булган. Ләкин гадәттә ифрат тотнаклы, оялчан Ленизага ни булган әле бүген? М.Маликова. Әнисе аңлар: Алсу – тыйнак, тотнаклы кыз, кирәк-кирәкмәс адымга бармас. Э.Закирова

2) Тоткан юлында нык, эзлекле, турылыклы. Болар – коммунист әдипләрнең тотнаклы, хәзерлекле һәм шуның өстенә әдәби җитеш булганнары. Г.Нигъмәти. Политик яктан яхшы әзерлекле, идеологик яктан тотнаклы, Ленин партиясе эшенә тугрылыклы. М.Җәлил

3) диал. к. тотрыклы (3 мәгъ.). Сәхнә теленең беренче дәресләреннән үк, мин студентларымның бер-берсенә әдәпле, игътибарлы булып, тотнаклы мөнәсәбәтләр урнаштырып эшләүләрен күзәтәм ---. Сәхнә

2. рәв. мәгъ. 1) Әдәпле, тыйнак рәвештә. Нәфисә сүз барышында кулын кискен, ләкин тотнаклы бер тилпендереп, чәч толымын артка чөя. Г.Бәширов. Язу эшләре, бер-икесеннән башкасы, ы-ы... тотнаклы язылганнар. А.Әхмәт

2) Эзлекле рәвештә, билгеле бер эзлеклелек белән. Татар үзенең татарлыгын авылларда гына тотнаклы хәлдә саклап килә. Ш.Алпар. Совет үзенең һәрбер әйберен яхшы, тотнаклы итеп эшләргә тырыша. Атака



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә