ТОТНАК и. 1) Үз-үзеңне тота белү, үз-үзеңне нык тоту; эчке дисциплина; рухи культура. Телгә алай бик тотнагы булмаган бер кияү әзрәк салып килгән иде булса кирәк. Р.Мөхәммәдиев. Тотнагың бүтән [синең]. Җаның сабыр. Казан утлары

2) диал. к. тотрык (1 мәгъ.). Читләрендәге сызыклар, үземчә, камышлар, ә уртадагы алсу түгәрәк, үземчә, кояшның – галәмебезнең тотнагы булган кояшыбызның – күлдә чагылышы. М.Хуҗин. Картайгач тотнак булмау

3) к. тотрык (3 мәгъ.). Дөньяның тоткасы да тимер казык белән бәйле икән. Элегрәк авыл җиренең бар тотнагы да шул казыкта булган дип уйлыйм мин. Г.Нурулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә