ТОТЛЫКСЫЗ рәв. 1) Тотлыкмыйча, туктаусыз. «Шәһри Чаллы»ның бүгенге көндә һич тотлыксыз әйтерлек нибары бер штаттан тыш хәбәрчесе бар, ул да булса – Җәүдәт Харисов. З.Мифтахов. Тотлыксыз сөйләү
2) Өзлексез, бер дә туктамый. Бер тотлыксыз йөрү