ТОТЛЫГУ ф. 1) Сөйләгәндә, кайбер авазларны авырлык белән әйтү, ихтыярсыздан бер үк авазларны кабатлау. – Га-га-гали-җәнап-п, – дип тотлыкты Исмәгыйль. С.Зыялы 2) Курку, оялу һ.б. нәтиҗәсендә, сөйләгәндә, сүзләрне бик авырлык белән табу, тукталышлар ясау, сөйли алмау. Трубкада ашыгудан тотлыга-тотлыга сөйләгән хатын-кыз тавышы ишетелде. Р.Кәрами. Дилә куркудан тын да ала алмый торды: – У-л-лым, – диде тотлыгып, – ни булды? З.Кадыйрова // Бәйләнү, әйләнмәү (тел тур.). Шәйхи картның шунда егәре китеп, теле тотлыкты. М.Мәһдиев. Теле тотлыкты, бәйсез һәм җиңел генә әйтеп салырга теләгәне килеп чыкмады. Ф.Латыйфи 3) диал. к. тотылу (4 мәгъ.). Ай тотлыгу Тотлыга башлау Тотлыгырга тотыну. Башыма да китермәгән идем мондый холыклы кеше дип. Аптырап калдым, тотлыга башладым. Ф.Баттал. – Мин... мин, – Ардалион тотлыга башлады, чак кына күзлеге төшеп китмәде, тотып калды. И.Салахов. Шулай дидеңме, гарьлектән, Вакыйфның теле тотлыга башлый, күзенә яшь тула. Р.Мөхәммәдиев Тотлыга төшү Бераз, беркадәр тотлыгу. – Тик менә, – диде ул, ниһаять, шул уен әйтергә сүзләр эзләгән кебек, тотлыга төшеп, – шуны, ничек дим, сез әйткәнчә, дөреслекнең шифалы булуын димме. Ә.Еники. Егет, гадәтенчә бераз тотлыга төшеп, әйтеп куйды ---. Ә.Дусайлы Тотлыгып алу Аз гына, кыска вакытка тотлыгу. Безнең түрә каушап, тотлыгып алды. И.Салахов. Әллә каушадым, әллә башка сәбәптән, моңарчы күрелмәгән хәл: телем тотлыгып алды. Ф.Яхин Тотлыгып калу Нинди дә булса вакыйгадан соң кинәт тотлыгу. Рәдиф беркавымга тотлыгып калды. В.Нуруллин. Мәдинә үзе белән килеп исәнләшүчене кем дип дәшәргә дә белмичә тотлыгып калды. М.Хәсәнов. Шәмгун кинәт кенә тотлыгып калды, аскы иреннәрен тешләп, кулындагы тәмәке төпчегенә текәлеп торды. Ф.Шәфигуллин Тотлыгып кую Кинәт тотлыгу; бер тапкыр тотлыгу Тотлыгып тору Бераз вакыт тотлыгу. Гомер буе көткән кешесе белән гел уйламаган чакта очрашкан гашыйклар гына шулай югалып кала торгандыр, башка һични әйтә алмый тотлыгып торды профсоюз активисты ---. Р.Мөхәммәдиев. Кем икәнен күргәч, ачуланырга әзерләнгән авызы, елмаюга күчә алмыйча, тотлыгып торды. Р.Вәлиев. Трубканың икенче башындагы кыз, нәрсә әйтергә белмәгәндәй, тотлыгып торды. Х.Ширмән |