ТОТКЫЧ и. 1) к. тотка (1 – 3 мәгъ.). Ул, тулып ташкан күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, хәлсез куллары белән ишек тоткычын кармалады... Ф.Садриев. Семёнов кайдандыр бер лезвие кисәге юнәткән. Аны тимерчыбыктан ясалган тоткычка җайлап куйган. Казан утлары

2) Берәр нәрсәне төшерми, ычкындырмый тотып торыр өчен кулланыла торган җайланма. Инструментлар шкафында көмештәй ялтырап --- бәләкәй пычкылар, инә тоткычлар [ята]. Г.Минский. Тукымадан энә куйгыч, кайнар әйбер тоткыч тегеп куйсаң да күңелле булачак. Йорт эшләре

3) иск. Китапның кирәкле битенә кыстырып куелган тар, төрле төстәге кәгазь кисәге. Син миңа 86 җилдле урыс китапларының тоткыч (кәгазь билге) салынганнарын китер. Ф.Әмирхан. --- ул калын-калын дәрес китапларына бик мохтаҗ иде. Ләкин булган кадәресен бик пөхтә тышлап, битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә