ТОТКЫНЛЫК и. 1) Сак астында, төрмәдә, ябылуда булу; тоткын булу хәле. Ил бәйрәмен инде өченче кат Тоткынлыкта, читтә үткәрәм. А.Алиш. Сугышта плен төшеп яки тоткынлыктан качып, төрлесе төрле якларга таралган якташларыбызны уйлап утырдым. Р.Кәрами. Казан алынган 1552 елның октябрендә Сөембикә Касыйм каласында тоткынлыкта була. Ф.Урманчеев

2) Гомумән әсирлек. Бары бу комедияне уйнап бетерәсе бар да шушы бинада тоткынлыкта озын һәм күңелсез бер төн уздырасы гына бар... М.Галәү. Совет кешеләре боз тоткынлыгында искиткеч нык тордылар. А.Алиш // Ябылып тору. Чыгарга өлгермәгән маллар – өч бозау белән аягы имгәнгән кәҗә тоткынлыкта калды. Р.Батулла. Ә тоткынлыкта тигрлар гадәттә 10 елдан артык яшәми икән. Биология

3) күч. Ирексезлек, бәйлелек, коллык. Тоткынлыкта, күкрәк читлегендә Бәргәләнеп сула шигырь-кош. С.Әхмәтҗанова. Кол булдык без шуннан бирле, Илебез – тоткынлык иле. Р.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә