ТОТКЫ’Н ИТҮ ф. 1) Әсир итү. Пиратлар иллегә якын кешене тоткын итеп, үзләренә эшләтеп яткыралар. И.Хуҗин 2) Сак астына алу, ябып кую. Әгәр ул тоткын ителә икән, димәк, Хәдичә туташ һәм йөз мең сум көмеш акча Габденнәсыйр әфәнденеке булачак. З.Бигиев. [Клара:] Сине тоткын итәргә, шулай итеп әниеңнең эзенә төшәргә уйлыйлар икән. А.Алиш. 3) Тоткарлау, нәрсәне дә булса эшләргә ирек, мөмкинлек бирмәү 4) күч. Кемне дә булса сокландыру, аның игътибарын җәлеп итү, күңелен яулау. Күр, ничек күкләрне, егетем, балкытадыр йөзләрең, Аһ, мине тоткын итә, егетем, сихерле күзләрең. Ф.Бурнаш. Соңгы әйтелгән сүзе тылсымлы иде. Туң йөрәкләр дә шушы сүздән эреп китәләр. Санияне дә тоткын итте бу «бәгырем» дигәне. Ф.Яхин |