ТОТКЫН и. 1) Сугышта дошман, каршы як кулына эләккән кеше, әсир. Тоткын итеп сиңа китерде дә Кол дип мине немец атады. М.Җәлил. Шул ук Алмазда хәзерге моментта нәкъ менә минем белән сезнең шикелле үк совет яклы йөзләп кеше аклар кулында тоткында ята. В.Нуруллин. Ә немецлар өчен сарайда яткан хәлсез ике тоткын артык йөк иде бугай. М.Галиев 2) к. тоткынлык. – Әйдә әле, менә алар бу бүлмәдә биш-алты елдан бирле тоткында утыралар, – дип әйтте дә, ди, күрше бүлмәдән ике апасын алып чыкты, ди. Әкият. Без инде һәрберебез елдан артык тоткында: гаиләдән аерылган. И.Салахов. Шушы язуны алу белән үк, аннан гафу үтен һәм аны тоткыннан азат ит! В.Нуруллин 3) Гомумән ирек чикләнгәнлек. Океан – дөнья йөзендәге иң зур төрмә ул, ялгызак төрмәсе, мин ирекле баштан шуның тоткыны идем һәм тәүлегенә унбишәр сәгать ишәргә мәҗбүр ителдем. А.Гыйләҗев 4) Ирегеннән мәхрүм ителеп төрмәгә ябылган, сак астына алынган кеше; мәхбүс. Муса әфәнде төрмәгә ябылганның икенче көнендә --- Габденнәсыйр әфәнде һәм господин Андреев, тоткын Мусаның хәлен белер өчен төрмәгә килеп, төрмә башлыгының рөхсәте белән, Муса әфәнде ябылган камерага керделәр. З.Бигиев. Моны ишеткәч, тоткынның күзләре очкынланды, йөзе нурланды ---. Р.Кәрами 5) Читлектәге кош яки хайван. Сандугачны тоткын иткәннәр, Читлек эченә ябып куйганнар да, Сайрасын, дип боерык биргәннәр. А.Алиш. Шулчак тоткын бүре кинәт ыргылып, арттан камаучы эт өеренә ташланды ---. Р.Батулла 6) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса мөкиббән киткән, аның белән саташкан кеше. Ханым киреләнмәде ---. Тавышы тагын да ямьләнеп китте. Хәбирнең күңеле серле бер богау белән аның тоткынына әверелә барды. Ф.Яхин |