ТОТКАРСЫЗ рәв. 1. 1) Тоткарлыксыз, соңармыйча; тиешле вакытта, кичекмичә. Бу ссуданы (исем, фамилия) фахишәлек итеп тапкан акчаларыннан, һич тоткарсыз, фәлән срокта түләп бетерергә тиеш. Г.Кутуй. Кирәкле белешмәләрне тоткарсыз алдылар. М.Галәү 2) Берсүзсез; һич бернинди каршылык күрсәтмичә; шунда ук. Аннан шул көнне үк хәбәр дә килде: «Беренче килгән очкычта, һичбер тоткарсыз, экспедиция башлыгы Оттоны коткарыгыз», – диелгән иде. А.Алиш. Мин тоткарсыз җавап биреп утырдым: – Белмим. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. 1) Туктаусыз, туктамый торган, даими, өзлексез. Тоткарсыз бер сагыш кабына, Дөрли сагыш минем күңелдә. Ф.Кәрим. Исәнбәт – чынлап та шагыйрь. Аңарда бай хиссиятләр теле, тоткарсыз тойгы, табигый агым бар. Х.Миңнегулов 2) к. тоткылыксыз |