ТОТКАРЛЫКСЫЗ рәв. 1. 1) Бер төрле дә комачаулык, тоткарлык күрмичә яисә күрсәтмичә; тоткарламыйча яисә тоткарланмыйча. Язгы чәчү вакытында кыр станында безнең тракторчыларыбызны һич тоткарлыксыз тәмле-тәмле ашлар пешереп сыйлап торганы өчен, өлкән колхозчыбыз сөекле Мәрвибану апа Хәйретдинова бер күлмәклек штапель белән бүләкләнә ---. Ф.Хөсни. Менә безнең кулда барча оккупацияләнгән өлкәләрдә тоткарлыксыз йөрергә мөмкинлек биргән документ. Х.Камалов 2) Җиңел, бик тиз, уйлап-нитеп тормастан; туктамыйча, тотлыкмыйча. Нәкый абый яттан һич тоткарлыксыз Сәгыйть Рәми шигырьләрен сөйли башлады ---. Р.Батулла. Бала бернинди тоткарлыксыз «Фатиха» сүрәсен яттан укыды. Ш.Алпар 2. с. мәгъ. к. тоткарсыз2. (1 мәгъ.). Тоткарлыксыз хәрәкәтне оештыру өчен, тиешле юл билгеләре куелачак |