ТОТКАРЛЫ’К ИТҮ ф. к. тоткарлау. Хөкүмәт күченеп китүчеләргә тоткарлык итмәячәк, дигән озынколак хәбәре, тора-бара, чыннан да, дөрескә чыкты. М.Галәү. Тирән кар, урманнар һәм сазлыклар аша юллар булмавы гаскәрләрнең алга барышына тоткарлык итә. Р.Мостафин. --- Миңлебайның Гарифҗанга каршы көрәшкә чыгуына алар һич тә тоткарлык итә алмый иде. Н.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә