ТОТКАРЛЫК и. 1) Эш-хәрәкәтнең үтәлешенә комачаулык итә, аны туктата, хәтта юкка чыгара торган сәбәп; комачау, киртә. Ак патшага каршы адәмнәр белән күп катнашы бар, шундый сүзләре ишетелә дип, монда тоткарлык чыкты. Г.Ибраһимов. Станциягә, кассага шалтыратырмын. Билет тоткарлыгы булмас. Д.Гайнетдинова

2) Җанлы-җансыз нәрсәләрнең юлына төшеп, хәрәкәтләрен уңайсызлый, тоткарлый торган сәбәп; киртә, комачау. – Ләкин безнең юлыбызда тоткарлык бар, күлне һич кичеп чыгар хәл юк, – диләр. Әкият. Сиваш? Перекоп? Хәзерге заман армиясе өчен алар җитди тоткарлык түгел. Фрунзе армиясе үтте, без дә үтәрбез. И.Гази

3) Каршы тору, каршылык. Хак булса, күчеп китүчеләргә бернинди тоткарлык булмаячак, ди. М.Галәү. Әгәр китәбез, үзебезнекеләргә кайтабыз дисез икән, пожалысты, тоткарлык юк, китәсез. Ә.Еники

4) Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә эш-хәрәкәтнең вакытлыча тукталып торуы. Әйтик, мин дә вакытында илтеп тапшырмадым, ди, башка колхозлар да илтмәделәр, ди. Шуның аркасында, мин сиңа әйтсәм әйтим, кайбер урыннарда тоткарлык килеп чыгуы бар бит, ә! Г.Бәширов. Канаданың Монреаль һәм Оттава аэропортлары эшләүдән туктаган, АКШның өч халыкара аэропортыннан самолётлар берничәшәр сәгать тоткарлык белән очып китә. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә