ТОТКАРЛА’У ф. 1) Эш-хәрәкәтнең башкарылуына яки үсешенә комачаулау, аны сүлпәнләндерү, акрынайту, вакытлыча туктату. --- кунак безне: «Сезгә хәзер Кыргызстан тау-далаларында гына үскән шифалы үләннәрдән үзем генә белгән рецепт белән чәй эчерәм», – дип тоткарлады. М.Хәбибуллин. Билгеле, улыннан хәбәр китергән бу егетне аның үз янында озаграк тоткарлыйсы, улы турында сораштырасы киләдер. Р.Кәрами 2) махс. Тоткарлану (5 мәгъ.) барлыкка китерү. Баш мие һәм арка мие органнар эшчәнлеген тоткарлау 3) махс. Вакытлыча кулга алу. Ир-атны тоткарлап, кизү бүлегенә озаттылар. Ватаным Татарстан. Җинаять урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлап, «үтерү» матдәсе буенча җинаять эше ача. Безнең гәҗит Тоткарлап бару Берсе артыннан берсен, булган берсен тоткарлау. Абыйсының «хат-хәбәрең юк» диюеннән Әхмәтхәсәннең дә Гаяз абыйсына язган хатларын органнар тоткарлап барганын чамаларга була. Сөембикә Тоткарлап калу Тоткарларга өлгерү. Урмандагы бөтен кара һәм изге рухларны тетрәндергән бер фаҗига аны тагын кырык көнгә тоткарлап калды. Г.Гыйльманов. Әмма кайтып җиткәч, аны кертеп җибәреп, бушлат кигәне мине тоткарлап калды. Ш.Алпар Тоткарлап карау Сынау максаты белән тоткарлау Тоткарлап килү Электән үк, күптәннән тоткарлау. Укучылар арасында чиксез уңыш казануы Кингның тәнкыйтьчеләр һәм әдәби элита арасында ихтирам яулавын тоткарлап килде. Гасырлар авазы. Борынгы шәһәрчекнең Казаннан шактый ерак урнашуы, су юлы белән якын килеп булмау, анда рәтле кунакханәләрнең төзелмәве туристлар китертүне тоткарлап килгән иде. Казан утлары Тоткарлап кую Көтелмәгәндә тоткарлау Тоткарлап тору Вакытлыча тоткарлау; һәрвакыт, гел яки хәзер, сөйләү моментында тоткарлау. Кем белә, бәлки, шушы буран вакытлыча безнең һөҗүмне дә тоткарлап тора торгандыр. Г.Әпсәләмов. Ләкин аны монда күңеллелектән башка әле икенче бернәрсә дә тоткарлап тора иде. Н.Фәттах Тоткарлый башлау Тоткарларга тотыну. Татарстанда мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң күпләгән мөселманнарны тоткарлый башладылар. Н.Алан. Менә ни өчен: шәхес иреген абсолют кыйммәткә әверелдереп, ахирәтне оныту алга таба Көнбатышның үсешен тоткарлый башлады. Р.Сафин Тоткарлый төшү Тагын да бераз тоткарлау; беркадәр тоткарлау. Туктаусыз яуган яңгырлар кыр эшләрен тоткарлый төште |