ТОТКАРЛАНУ II и. 1) Организмда барган физиологик процессларның тукталу яки тизлеген югалту күренеше. Тоткарлану үзәкләре 2) Үсеш акрынлану яисә туктап калу күренеше. Яр Чаллыда яшәүче Эллина Мамедова – тумыштан җитди авырулы (психик үсеш hәм сөйләм теле тоткарлануның авыр формасы, симптомлы эпилепсия һ.б.) дүрт яшьлек кыз. Идел. Йод җитмәү сәбәпле, акыл үсешенең тоткарлануы күзәтелә. Мәдәни җомга 3) Вакытлыча кулга алыну, арест. Полиция митинг узган бина тирәсендә махсус машиналар, автобуслар белән әзерләнеп торса да, тоткарланулар, провокацияләр турында мәгълүмат ишетелмәде. Кәеф ничек? |