ТОТКАРЛАНУ I ф. 1) төш. юн. к. тоткарлау. Милиция тарафыннан тоткарланган кешеләрне тоту бүлмәләрендә бер ай эчендә камералар урнаштырылырга тиеш. Ватаным Татарстан

2) Эш-хәрәкәт, үсеш акрынлану яисә тукталып калу. Миңнулла алар янында тоткарланып торырга теләмәде. В.Нуруллин. Әгәр дә измә килү тоткарланмаса, әгәр дә балта осталары һәм электриклар белән тарткалашып, юкка вакыт уздырырга туры килмәсә, ун көндә бетерербез. Р.Вәлиев

3) Кайда да булса берәр эш-шөгыль белән озаграк булу; кирәгеннән артык мавыгу. Бу юлы инде аборигеннар янында без артык озак тоткарланмадык. Р.Мөхәммәдиев. – Мәскәүдә еш буласыңмы? – Узып киткәлибез. Бу юлы бераз тоткарландым. Р.Кәрами

4) Кичегү, соңга калу, соңару. Тик кайчакта поездлар гына тоткарлана. М.Җәлил. Кассада билет саткан кыз: «[автобус] Соңга калганда да, гадәттә, ярты-бер сәгатьтән артык тоткарланмыйлар», – дигән иде. Сөембикә

5) Вакытлыча кулга алыну, сак астына алыну. Әгәр кыйнаучылар җинаять урынында тотылмаган, тоткарланмаган булса, хәзер, инде өч көн вакыт үткәннән соң, ни дә булса ачыклый алырлармы икән? Н.Акмал. Вакыйга булган урынга тикшерү төркеме чакырыла, һәм тоткарланган җинаятьчене милициянең дежур бүлегенә озаталар... М.Насыйбуллин

6) махс. Тынычсызлаучының озак тәэсир итүе сәбәпле, организмда тукыма ярсынуы кимү яки бөтенләй тукталу. Баш миенең зур ярымшарлары сүрүендә ярсыну һәм тоткарлану

Тоткарлана бару Берсе артыннан берсе, булган берсе тоткарлану

Тоткарлана башлау Тоткарлану очраклары кабатлану; тоткарлану билгеләре күренү. --- соңгы елларны бригадирлык йөген бик тырышып тартканга, --- Зөһрә эштә еш тоткарлана башлады. Р.Кәрами. Ягулыкка бәя күтәрелү халыкның кесәсенә дә сукты, фаразланган инфляция дә артып китте, хуҗалыкның кайбер тармакларында җитештерү үсеше дә тоткарлана башлады. Татарстан яшьләре

Тоткарланып калу Ниндидер вакыйгадан соң тоткарлану. Әмма ярты сүзе авызы эчендә тоткарланып калды. Ф.Яхин. Татар халкы минем җырларымны кабул итмәсә, бәлки, мин сәхнәдә тоткарланып кала да алмаган булыр идем. Кәеф ничек?

Тоткарланып килү Электән үк, күптәннән тоткарлану. Әмма икътисади кризиска сылтап, бу мөһим чараны тормышка ашыру гел тоткарланып килә. Ватаным Татарстан. «Русия Федерациясенең даими вакытка күчүе турында»гы закон проектын карау, аңлашылмый торган сәбәпләр белән, һаман саен тоткарланып килә. Татарстан яшьләре

Тоткарланып тору Даими яки әледән-әле тоткарлану; билгеле бер вакытка тоткарлану. Сафа белән Саҗидә, Әкрәм карилар ишегалдында тоткарланып торган булып, иң азактан диярлек чыктылар. М.Галәү. Караш күкрәк турысында озак кына тоткарланып торды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә