ТОТКАР ИТҮ ф. Тоткарлау, комачаулау, киртә булу. Киңәшчемнең хикмәтле сүзләре Тоткар итә һаман кулымны. Ф.Бурнаш. Анда китүне тоткар итәрлек минем бер гаебем дә юк. Т.Гыйззәт. Зиһенебезне шулкадәр мәшгуль һәм тоткар иткән бу әсәргә кайчак шулай бер роман укырлык вакыт китә торган булса, аның турында «Үзе кечкенә, эче төш кенә» дигән сүз бик туры килә. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә